Раушан ← кире кайтырга
.png)
«Раушан» – фән олимпиадаларында, конференцияләрдә һәм конкурсларда җиңүче, яхшы нәтиҗәләр күрсәтүче укучылар өчен җәйге профильле Сәләт аланы. Лагерь программасы катнашучыларның интеллектуаль, рухи үсешенә юнәлдерелгән.
Проектның максаты — фәнгә тартылучы балалар һәм яшьләргә ярдәм итү, аларның интеллектуаль һәм рухи үсеше өчен мохит тудыру.
Уку-укыту программасы кысаларында түбәндәге дәресләр һәм остаханәләр уздырыла:
- математика
- физика
- астрономия
- химия
- биология
- җәмгыять белеме
- тарих
Дәресләрне тәҗрибәле спикерлар - Казан шәһәре вузлары, ТР Фәннәр академиясе галимнәре һәм укытучылары, танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре алып бара.
Смена дәвамында шулай ук кызыклы мәдәни, спорт чаралары, очрашулар каралган. 9 -14 июль көннәрендә алан Биләр музей-тыюлыгы территориясендә уздырылучы Халыкара яшьләр уку-укыту Cәләт форумында катнашачак.
«Раушан» уку-укыту аланы беренче тапкыр 1994 нче елда Арчада оештырыла һәм 65 мәктәп укучысын берләштерә. 2005 нче елда алан ТР Лаеш районында («Йолдызлы» сәламәтләндерү базасында) нигезләнә һәм ел саен ТР район-шәһәрләреннән, РФ төбәкләреннән, ерак һәм якын чит илләрдән 220 ләп сәләтле баланы шул җирлектә туплый.
Юллама бәясе: 36630 сум.
Без социаль челтәрләрдә: