Болгар — Туган тел кире кайтырга

Төп юнәлеш:
татар теле һәм мәдәнияте
Үткәрелү вакыты:
12-18 июнь
Үткәрелү урыны:
Болгар музей-тыюлыгы
Катнашучылар:
5 - 11 сыйныфлар


«Болгар —Туган тел» чатырлы аланы 2014нче елда барлыкка килә һәм инде берничә ел дәвамында үзенә сәләтле балаларны җыя.

Алан программасы татар телен, мәдәниятен өйрәнүгә, телнең төрле өлкәләрдә гамәли кулланышын арттыруга юнәлтелгән. Ул катнашучыларның һәрберсенә үзләрен татар мәдәниятен үстерүдә җаваплы итеп тоярга мөмкинлек бирә, төрле тематик блокларга бүленгән мәдәни һәм белем бирү чараларыннан төзелә: тарих, татар, инглиз теле, каллиграфия һәм тагын бик күп үзенчәлекле остаханәләр һәм дәресләрне үз эченә ала. 

«Болгар — Туган тел» аланы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Сәләт» яшьләр үзәге ярдәме белән үткәрелә. 

Проектның максаты – татар телен өйрәнүгә яшьләрнең игътибарын җәлеп итү. «Болгар-Туган тел» үз алдына куйган төп ике бурычны үтәргә омтыла:

- яңа мәгълүмати һәм методик эшләнмәләр кулланып, татар телен тирәнтен өйрәнү, татар телле мохит булдыру;

- татар мәдәнияте традицияләрен үзләштерү. Актив позицияле сәләтле шәхес тәрбияләүдә инновацияле алымнар куллану.

Алан эшчәнлеге Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы» буенча оештырыла.

«Болгар —Туган тел» җәйне файдалы һәм онытылмаслык итеп үткәрергә теләүчеләр өчен! 

Без социаль челтәрләрдә:

https://vk.com/selet.bolgar_tugantel

https://t.me/btt_2023

гариза җибәрергә

Җитәкчелек