Төп юнәлеш:
спорт һәм лидерлык
Үткәрелү вакыты:
30 июль - 13 август
Үткәрелү урыны:
Кырым Республикасы, Ялта шәһәр округы, Форос штп., «Сәләт - Ак Барс» яшьләр үзәге
Катнашучылар:
12 - 18 яшь

 

«Аршан»  – спорт һәм лидерлык юнәлеше буенча җәйге профильле Сәләт аланы. Лагерьда ел саен Кырым һәм Татарстан республикаларыннан 12 яшьтән 18 яшькә кадәрге, төрле спорт төрләре белән шөгыльләнүче, шәһәр, республика һәм Бөтенроссия ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар ял итә.

Сменаның белем бирү программасы кысаларында түбәндәге дәресләр һәм мастер-класслар үткәрелә:

- футбол;

- баскетбол; 

- волейбол; 

- өстәл теннисы; 

- кыяга менү;

- стретчинг; 

- хореография; 

- софт күнекмәләр;

- лидерлык.

Дәресләрдән тыш, балалар өчен күңел ачу программасы да каралган: көн дәвамында саф һавада спорт уеннары, кичке күңелле чаралар, кызыклы очрашулар, Кара диңгез ярында һәм Форос паркы территориясендә ял итү.

Без социаль челтәрләрдә:

https://t.me/slt_arshan

https://vk.com/selet.akbars.foros

гариза җибәрергә

Җитәкчелек
  • Ләйсән Низамова
    Ләйсән Низамова

    Директор



    89782497617
  • Альмир Әхтәмов
    Альмир Әхтәмов

    Өлкән әйдаман



    89871845508