Төп юнәлеш:
медиа
Үткәрелү вакыты:
5 - 22 июнь
Үткәрелү урыны:
«Аргамак» ИПҮҮ (Кама Тамагы районы, Кама Тамагы ш.т.б.)
Катнашучылар:
8 - 15 яшь



«Манзара» - Татарстан Республикасы һәм аннан тыш төбәк балаларының сәләтләрен ачыклауга, ул сәләтләрне тормышта һәм һөнәри эшчәнлектә, аеруча медиа өлкәсендә, дөрес кулланырга өйрәтүгә юнәлтелгән җәйге профильле Сәләт аланы. 

Алан барышы дәвамында сәлкешләр өчен яңа белемнәр тупларга ярдәм итүче мавыктыргыч уку-укыту һәм кызыклы, төрле яктан үстерүче күңел ачу программасы төзелә. 

Уку-укыту программасына килгәндә, ул «медиа» өлкәсенең төп 4 юнәлешен үзләштерүгә каралган:

-       Видеолар төшерү һәм видео монтажлау

-       Фотография сәнгате һәм график дизайн

-       Журналистика

-       СММ

 Сәлкешләр шушы юнәлешләрдә тәҗрибә туплаган студентлардан, эшләүче һөнәри белгечәрдән, блогерлардан, журналистлардан белемнәр ала. Шулай ук үз эшчәнлеген сәлкешләр алып баручы алан радиосы алып бара. 

Уку-укыту программасыннан тыш, сәлкешләр төрле остаханәләр барышында кызыклы күнекмәләр булдыралар. 

Кызыклы уеннар һәм төрле юнәлештәге (спорт, мәдәни, интеллектуаль һ.б.) мавыктыргыч кичке чаралар ярдәмендә сәлкешләрнең аралашуы, яңа танышлар һәм дуслар табуы өчен уңайлы шартлар тудырыла. 

База турында мәгълүмат.

Юллама бәясе: 40790 сум.

Без социаль челтәрләрдә:

https://vk.com/selet_manzara

https://t.me/manzarara

гариза җибәрергә

Җитәкчелек
  • Ләйсән Нуриева
    Ләйсән Нуриева

    Директор



    89393876822
  • Алмаз Нигъмәтҗанов
    Алмаз Нигъмәтҗанов

    Өлкән әйдаман



    89046755441