Төп юнәлеш:
IT
Үткәрелү вакыты:
16 июль - 2 август
Үткәрелү урыны:
«Фәнсар» ФМҮ (Алексеевск районы, Биләр авылы)
Катнашучылар:
12 - 18 яшь



«Сәләт — Санак» - IT юнәлешендәге җәйге профильле Сәләт аланы. 

Аланның юнәлеше кысаларында катнашучылар өчен түбәндәге дәресләр һәм остаханәләр уздырыла:

- Web-кушымталар һәм сайтлар булдыру;

- Python телендә уеннар ясау;

- Python телендә Telegram-бот ясау;

- LEGO робототехникасы;

- График дизайн; 

- 3D-модельләштерү;

- SMM;

- Техник инглиз теле.

Уку-укыту программасын һәрдаим белемнәре белән уртаклашырга һәм һөнәрләренең үзенчәлекләре белән таныштырырга әзер булган квалификацияле һәм тәҗрибәле студентлар һәм IT-белгечләр алып бара.

Уку-укыту программасы белән беррәттән, сменада мәдәни программа һәм спорт чаралары да оештырыла. Ел саен сменада Цирк, Бал, Квиз, Холли фестивале, Спорт эстафетасы, Workshop-night кебек чаралар уздырыла.

«Сәләт — Санак» аланы Алексеевск районындагы «Фәнсар» базасында уза. «Фәнсар» базасы үз эченә аерым урнашкан уңайлы йортларны, спорт мәйданчыкларын, белем бирү классларын, актлар залын, бассейнны һәм мунчаны ала.

Юллама бәясе: 36 360 сум

Без социаль челтәрләрдә:

https://vk.com/selet.sanak

https://t.me/selet_sanak 

гариза җибәрергә

Җитәкчелек
  • Руслан Сабиров
    Руслан Сабиров

    Директор



    89874116424
  • Зәринә Имамиева
    Зәринә Имамиева

    Өлкән әйдаман



    89046791593