Батыр ← кире кайтырга

«Сәләт-Батыр» – Сәләтнең профильле аланы. Ул Татарстан Республикасының сәләтле балалар һәм яшьләрен табу һәм үстерүгә, өстәмә белем бирүгә, уку өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
«Сәләт-Батыр» аланы Чувашия һәм Татарстан Республикаларының сәләтле балаларын туплау, аларның сәләтләрен тагын да камилләштерүне төп максаты итеп куя.
Җәйге смена кысаларында балалар туризм һәм спорт юнәлешләре белән танышачаклар. Сменаның форматы сәламәтләндерү-профилактика юнәлешен күздә тота.
Программа кысаларында кызыклы мастер класслар һәм дәресләр уздырыла, алар арасында:
- спорт буенча дәресләр (футбол, волейбол, баскетбол);
- сәламәт яшәү рәвеше турында интерактив лекцияләр;
- чирлидинг;
- йога;
- спорт ориентлашу.
Кызыклы мәдәни-иҗади чаралар да планлаштырыла. Аланның төп максаты – балаларны үзара таныштыру, тәҗрибә белән уртаклашу, ел буена белем алырга мөмкинлекләр тудыручы Сәләт мохитенә җәлеп итү.
Без социаль челтәрләрдә: