Саба ← кире кайтырга

«Сәләт-Саба» – Сәләтнең профильле аланы. Ул Татарстан Республикасының сәләтле балаларын һәм яшьләрен табу һәм үстерүгә, өстәмә белем бирүгә, уку өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
Сменаның максаты: талантлы балаларны дизайн һәм проектлаштыру нигезләре белән таныштыру, үз юнәлешләрен табу өчен уңайлы шартлар тудыру һәм балаларны сайланган юнәлешләрдә үзләрен белдерергә өйрәтү.
Алан юнәлеше кысаларында түбәндәге дәресләр уздырылачак:
- экодизайн;
- график дизайн;
- фотошоп нигезләре;
- кием дизайны;
- проектлаштыру;
- эпоксид сумаласыннан бизәкләр ясау;
- рәсем.
Кызыклы уку-укыту программасыннан тыш балалар өчен шәхес формалаштыруга юнәлдерелгән иҗади, спорт, фәнни-интеллектуаль чаралар да тормышка ашырылачак.
Без социаль челтәрләрдә: