Төп юнәлеш:
татар теле һәм мәдәнияте
Үткәрелү вакыты:
27 май - 2 июнь
Үткәрелү урыны:
ЯИҮ «Сәләт-Батыр» (Чувашия Республикасы, Батыр районы, Кзыл-Чишмә авылы)
Катнашучылар:
7 - 12 яшь


«Сәләт — Алмагач» - татар телен һәм мәдәниятен өйрәнүгә юнәлдерелгән җәйге профильле Сәләт аланы.

Аланның төп максаты - балаларда татар үзаңы булдыру, татар мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә хөрмәт һәм мәхәббәт уяту, аларның тел байлыкларын үстерү, татар халкына хас үзенчәлекләр белән таныштыру.

Смена «оныкларның татар авылына әбигә кунакка кайту» риваятенә нигезләнә. Уку-укыту һәм мәдәни-иҗади программалар да риваятькә үрелеп бара. Аланның юнәлеше кысаларында катнашучылар өчен интерактив-уен форматында киләсе дәресләр уздырыла: 

- татар теле;

- татарча математика.

Дәресләрне Татарстан Республикасының атказанган укытучылары, Сәләт «Асылташ» мәктәбенең тәҗрибәле мөгаллимнәре һәм Кызыл Чишмә мәдәният йортының милли җанлы үзэшчәннәре уздыра.

Остаханәләр ике юнәлешкә бүленә: авыл һәм иҗат остаханәләре. Балалар ике юнәлешне дә үзләштерә ала. 

Авыл остаханәләре:

- балык тоту;

- эш беткәч уйнарга ярый;

- үләннәр сере;

- табигатьне күзәтү;

- авыл тормышы.

Иҗат остаханәләре:

- татар биюе;

- татар җыры;

- чигү;

- бисер остаханәсе;

- милли бизәк.

Дәресләрдән тыш, балаларны кызыклы мәдәни-иҗади программа көтә: көн дәвамында саф һавада спорт һәм татар халык уеннары, интерактив, мавыктыргыч кичке чаралар һәм кызыклы очрашулар.

Юллама бәясе: 16 000 сум

Без социаль челтәрләрдә: 

https://vk.com/club224893439

https://t.me/seletalmagach


гариза җибәрергә

Җитәкчелек
  • Ләйлә Алембикова
    Ләйлә Алембикова

    Директор



    89872771230
  • Зәйнәп Сабитова
    Зәйнәп Сабитова

    Өлкән әйдаман



    89047151861