Аланнар
Агыйдел
«Сәләт-Агыйдел» – Сәләтнең профильле аланы. Ул Татарстан һәм Башкортстан Республикаларының сәләтле балалар һәм яшьләрен табу һәм үстерүгә, өстәмә белем бирүгә, уку өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
Азнакай
«Сәләт-Азнакай» интеллектуаль һәм иҗади алан Азнакай районы сәләтле балаларына күпкырлы «Сәләт» дөньясында гизү мөмкинлеге бирә.
Ак Барс
«Сәләт-Ак Барс» — балаларның үз-үзләрен танып белүләрен, киләчәктә үсеш-үзгәреш юлларын эзләүне күз уңында тоткан җәйге профильле смена.
Акбүре
«Сәләт-Акбүре» аланы сәләтле балалар һәм үсмерләр өчен интеллектуаль һәм иҗади үсеш мохите булдыруны максат итеп куя.
Батыр
«Сәләт-Батыр» – Сәләтнең профильле аланы. Ул Татарстан Республикасының сәләтле балалар һәм яшьләрен табу һәм үстерүгә, өстәмә белем бирүгә, уку өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.