Төп юнәлеш:
татар мәдәнияте: тел, тарих һәм иҗат
Үткәрелү вакыты:
17 июль - 3 август
Үткәрелү урыны:
«Аргамак» ИПҮҮ (Кама Тамагы районы, Кама Тамагы ш.т.б.)
Катнашучылар:
8-15 яшь

«Сәләт – Мирас» аланы балаларның иҗади эшчәнлеге ярдәмендә татар халкының мәдәни, рухи һәм тарихи мирасын үстерүгә юнәлтелгән.

Белем бирү программасы 3 төрле өлештән тора: татар теле, тарих һәм иҗат (вокал, хореография, театр, кул эшләре). Алан кысаларында киләсе чаралар үткәрү планлаштырылган:

- Татар теле һәм тарих дәресләре кысаларында интерактив уеннар

- Иммерсив театр

- Махсус программалар ярдәмендә музыкаль треклар ясау

- Татар биюе нигезләре һәм стилизация

- Нandmade (күн белән эшләү сәнгате, татар халык киемнәрен заманчалаштыру, түбәтәй, орнамент-бизәкләр ясау)

- Каллиграфия

- Татарча блог алып бару

- Этно-уен кораллары белән танышу

- Танылган татар шәхесләре белән кызыклы очрашулар

ПРОГРАММА

Без социаль челтәрләрдә:

https://t.me/SeletMiras

https://vk.com/club218770773

гариза җибәрергә

Җитәкчелек