Шәхес ← кире кайтырга

«Сәләт-Шәхес» – Сәләтнең профильле аланы. Ул сәләтле балалар һәм яшьләрне табу һәм үстерүгә, өстәмә белем бирүгә, уку өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
Сменаның максаты – уку-укыту программасы һәм мәдәни программа кысаларында балаларның физик һәм иҗади потенциалын ачу һәм үстерү өчен шартлар тудыру
Смена юмор осталыгы, бию, вокал, театр һәм сәхнәдә үзеңне кыю тоту өчен кирәкле булган креатив фикер йөртү, командада эшләү, психология кебек дәресләр кергән көчле уку-укыту программасы ярдәмендә шәхесне сәхнә дөньясы аша үстерүгә юнәлтелгән. Һәрбер чара баланың потенциалын ачу һәм аның көчле якларын табу максаты белән үткәрелә.
Смена профиле кысаларында киләсе дәресләр һәм остаханәләр уза:
- ШТК белеме;
- импровизация;
- stand-up;
- пластик театр;
- команда туплау һәм командада эшләү;
- креатив фикер йөртү;
- актерлык осталыгы;
- шәхес психологиясе.
«Сәләт-Шәхес» программасы балаларда иҗатка кызыксыну тудыруга һәм конкурент була алган шәхес тәрбияләүгә юнәлтелгән.
Шулай ук смена кысаларында мәдәни һәм спорт программалары гамәлгә ашырыла. Сменаның иң көтелгән чараларының берсе – ул соңгы ШТК уены. Уенда смена дәвамында ШТК белемен иң яхшы үзләштергән команда билгеләнә.
Юллама бәясе: 29 540 сум
Без социаль челтәрләрдә: