Төп юнәлеш:
кинематография
Үткәрелү вакыты:
26 июнь - 13 июль
Үткәрелү урыны:
«Аргамак» ИПҮҮ (Кама Тамагы районы, Кама Тамагы ш.т.б.)
Катнашучылар:
12 - 18 яшь


«Гайрәт» - кинематография юнәлешендәге җәйге профильле Сәләт аланы. Аланның төп максаты — яшьләрнең кинематографиягә кызыксынуын арттыру һәм татар киноиндустриясен үстерү.

Сменада уку-укыту программасына аерым игътибар бирелә. Дәресләрне профессиональ режиссерлар, сценаристлар һәм актерлар алып бара. Смена дәвамында сәлкешләр актерлык сәнгате, режиссура, сценарий язу нигезләре, монтаж, тавыш режиссурасы һәм кинопроцесс үзенчәлекләрен өйрәнеп, үзләре фильм төшерә.

«Гайрәт» аланының уку-укыту программасы кысаларында түбәндәге дәресләр үткәрелә:

 ⁃ видеомонтаж;

 ⁃ видео төшерү осталыгы;

 ⁃ режиссура;

 ⁃ актерлык осталыгы;

 ⁃ саунддизайн.

Уку-укыту программасы белән беррәттән, смена дәверендә балаларда командада эшләү, иҗади фикерләү күнекмәләрен үстерү, аларның потенциалын ачуга юнәлдерелгән мәдәни программа һәм спорт чаралары да оештырыла.

База турында мәгълүмат.

Юллама бәясе: 36630 сум.

Без социаль челтәрләрдә:

https://vk.com/selet.gairat

https://t.me/SLT_GRT 

гариза җибәрергә

Җитәкчелек
  • Рөстәм Садриев
    Рөстәм Садриев

    Директор



    89393118198
  • Рәзилә Хәбибуллина
    Рәзилә Хәбибуллина

    Өлкән әйдаман



    89393730601