Төп юнәлеш:
телләр һәм илләр мәдәнияте
Үткәрелү вакыты:
5 - 22 июнь
Үткәрелү урыны:
«Йолдызлы» СБһЯЯиһУҮ, (Лаеш районы, Троицкий бистәсе)
Катнашучылар:
10 - 17 яшь


«Сәләт — Тел» – телләр һәм илләр мәдәнияте юнәлешендәге җәйге профильле Сәләт аланы. 

Аланның максаты -  балаларда чит телләргә карата кызыксыну уяту һәм илләр турында белемнәрен тирәнәйтү, Татарстан Республикасының сәләтле балалар һәм яшьләрен табу һәм үстерү, аларга өстәмә белем бирү өчен уңайлы шартлар тудыру.

Сменада уку-укыту программасына зур өстенлек бирелә. Дәресләрне профессиональ спикерлар һәм тәҗрибәле укытучылар алып бара. Уку-укыту программасы ике юнәлешкә бүленә. 

Дәресләр вакытында катнашучылар паралелль рәвештә телләр һәм илләр турында белемнәр туплый. Алар арасында инглиз теленә аерым игътибар бирелгән. Инглиз теленнән тыш, сменада катнашучылар өстәмә чит тел сайлап, смена дәвамында шул телне һәм әлеге тел кулланылган илне, аның үзенчәлекләрен өйрәнә алалар. 

Быел «Сәләт — Тел» аланында инглиз, татар, алман, төрек, кытай, француз, испан һәм япон телләре буенча дәресләр үткәреләчәк. 

Дәресләрдән тыш, балалар өчен кызыклы программа каралган: көн дәвамында саф һавада спорт уеннары, күңелле кичке чаралар, кызыклы очрашулар. Смена барышында сәлкешләр үзләренең чит телләрне белүләрен һәм илләр турында белемнәрен камилләштерәләр.

Юллама бәясе: 37 320 сум

Без социаль челтәрләрдә:

https://vk.com/selet.tel24

https://t.me/selettel

гариза җибәрергә

Җитәкчелек
  • Илназ Галиуллин
    Илназ Галиуллин

    Директор



    89520455427
  • Фәридә Нигъмәтҗанова
    Фәридә Нигъмәтҗанова

    Өлкән әйдаман



    89872629693