Төп юнәлеш:
экология
Үткәрелү вакыты:
25 - 31 август
Үткәрелү урыны:
«Фәнсар» ФМҮ (Алексеевск районы, Биләр авылы)
Катнашучылар:
8 - 18 яшь



Әйләнә-тирә мохитен саклау бездән башлана! «Сәләт — Имәнкәй» җәйге профиль сменасында тормышның экологик нигезләренә басым ясала.

Безнең көндәлек эко-гадәтләребез табигатькә ничек тәэсир итә ала? Бу хакта Татарстан Республикасының экология белгечләре сөйләячәк. Балалар экология, биология һәм башка табигый фәннәргә генә түгел, көндәлек калдыкларны ничек яңадан файдаланырга, чүп-чарны сортларга аерырга, иске материаллардан бөтенләй яңа әйберләр ясарга өйрәнәләр. Остаханәләрдә балалар микрояшеллек утырталар, эко-темага социаль роликлар төшерәләр, флористика белән шөгыльләнәләр, гормоннарның безнең эчке экологиягә ничек йогынты ясавын беләләр. Әлбәттә, куллар белән иҗат эшенә зур басым ясала.

Әлбәттә, экологиядән тыш, балалар спорт, йога, нейрогимнастика, хореография, сәнгать сүзе, арт-терапия белән шөгыльләнәләр, эко-материаллардан үзенчәлекле әйберләр ясыйлар. Шулай ук база территориясендә 2 бассейн урнаштырылган, анда катнашучылар эссе һава торышы вакытында күңелле итеп вакытны үткәрә алалар.

«Сәләт — Имәнкәй» нибары 7 көнлек смена булганлыктан, программа төрле чараларга бай. Кич белән аларны квалификацияле әйдаманнардан күңел ачу программасы көтә. 

Юллама бәясе: 14 400 сум

Без социаль челтәрләрдә:

https://vk.com/selet.imenkey

https://t.me/seletimenkey 

гариза җибәрергә

Җитәкчелек
  • Рената Шәрипова
    Рената Шәрипова

    Директор



    89997594428
  • Диләрә Бахтеева
    Диләрә Бахтеева

    Өлкән әйдаман



    89534045905