Олимп ← кире кайтырга
«Олимп» - олимпиадаларга әзерлек буенча җәйге профильле Сәләт аланы. Сменада сәлкешләрнең шәхес буларак үсешенә юнәлдерелгән сыйфатларын: креативлык, иҗтимагый активлык, коммуникатив күнекмәләр һәм позитив фикерләүне үстерүгә аерым игътибар бирелә.
Сменаның юнәлешенә бәйле рәвештә, уку-укыту программасы кысаларында түбәндәге дәресләр уздырыла:
- рус теле;
- математика;
- инглиз теле;
- әйләнә-тирә дөнья;
- татар теле.
Уку-укыту программасы белән беррәттән, сменада мәдәни программа һәм спорт чаралары да оештырыла.
«Олимп» аланында сәлкешләрнең үсеше һәм фән олимпиадаларына әзерлеге, тикшеренү, анализ һәм креатив фикерләү күнекмәләрен үзләштерүе өчен барлык шартлар да тудырылган.
Юллама бәясе: 18078 сум.
Без социаль челтәрләрдә: