Төп юнәлеш:
медиа журналистика
Үткәрелү вакыты:
16 июль – 2 август
Үткәрелү урыны:
Башкортстан Республикасы, Туймазы районы, «Бабай утары» комплексы
Катнашучылар:
7 - 11 сыйныф укучылары

«Сәләт — Галәм» - медиа һәм журналистика юнәлешендәге җәйге профильле Сәләт аланы. 

«Сәләт — Галәм» аланы сәләтле балалар һәм яшьүсмерләр өчен интеллектуаль һәм иҗади үсеш мохите булдыруны, сәлкешләрне медиа һәм журналистика өлкәләрендәге сәләтләрен һәм профессиональ күнекмәләрне эшчәнлектә куллану ысуллары белән таныштыруны максат итеп куя.

Сменаның уку-укыту программасы 4 юнәлешкә бүленә:

- «Галәм эчеңдә» – юнәлеш махсус реквизит куллануны таләп итми торган иҗат белән бәйле (вокал, сценарий язу, шигърият, ораторлык осталыгы); 

- «Галәм янәшәңдә» – юнәлеш махсус реквизит һәм визуализация элементлары куллану белән бәйле (фото сәнгате, кастом, фотозона ясау, кул эшләре);

- «Галәм хәрәкәттә» – юнәлеш баланың потенциалын хәрәкәт ярдәмендә ачыклау белән бәйле (бию, журналистика, спорт);

- «Галәм челтәрдә» – юнәлеш медиа һәм IT продуктлар ясау белән бәйле. (график дизайн, социаль челтәрләр алып бару, электрон музыка язу, 3Д-модельләштерү)

Уку-укыту программасы белән беррәттән, смена дәвамында сәлкешләр өчен танылган шәхесләр белән очрашулар, мәдәни программа һәм спорт чаралары да оештырыла, саф һавада спорт уеннары, күңелле кичке чаралар үткәрелә.

Юллама бәясе: 33 600 сум

Без социаль челтәрләрдә:

https://vk.com/selet.galyam

https://t.me/Selet_Galyam

гариза җибәрергә

Җитәкчелек
  • Ислам Миргаязов
    Ислам Миргаязов

    Директор



    89179391237
  • Ләйсән Зайнуллина
    Ләйсән Зайнуллина

    Өлкән әйдаман



    89196897044