Төп юнәлеш:
музыка, хореография һәм театр
Үткәрелү вакыты:
17 июль – 3 август
Үткәрелү урыны:
ЯИҮ «Сәләт-Батыр» (Чувашия Республикасы, Батыр районы, Кзыл-Чишмә авылы)
Катнашучылар:
6 – 11 сыйныф укучылары

«Сәләт-Җисем» – Сәләтнең профильле аланы. Ул Татарстан Республикасының сәләтле балаларын һәм яшьләрен табу һәм үстерүгә, өстәмә белем бирүгә, уку өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

«Сәләт-Җисем» аланының максаты иҗатка тартылган, аның белән кызыксынган балаларны туплап, музыка, бию һәм театр юнәлешләрендә белемнәрен арттыру, аларга иҗат итәргә уңайлы шартлар тудыру.

Аланның уку-укыту программасына зур өстенлек бирелә. Балаларны танылган спикерлар, профессиональ остазлар белән очрашуларны һәм алдынгы белгечләрдән дәресләрне көтә. Уку-укыту программасы өч төп өлештән тора: музыка, хореография, театр.

Дәресләр традицион булмаган форматта үткәреләләр. Аларда балалар теоретик белемнәрнәрдән тыш, югары дәрәҗәдә практик белемнәр алалар. Программа нәтиҗәле һәм кызыклы эшкә юнәлтелгән. Аның төп нәтиҗәләре смена азагында үтәчәк фестивальдә чагыла.

«Сәләт-Җисем» аланында киләсе дәресләр булачак:

· вокал

· җыр язу

· ораторлык осталыгы

· актерлык осталыгы

· милли бию

· заманча бию

Уку-укуты программасыннан тыш, балалар өчен кызыклы күңел ачу программасы каралган: саф һавада спорт уеннары, күңелле көндезге һәм кичке чаралар, гадәти булмаган очрашулар.

ПРОГРАММА

Без социаль челтәрләрдә:

https://t.me/selet_zhisem

https://vk.com/selet_zhisem

гариза җибәрергә

Җитәкчелек