Төп юнәлеш:
иҗади потенциалны үстерү
Үткәрелү вакыты:
юл белән 13 июль - 1 август (базада 15-29 июль)
Үткәрелү урыны:
Кырым Республикасы, Ялта шәһәр округы, Форос штп., «Сәләт - Ак Барс» яшьләр үзәге
Катнашучылар:
12 - 18 яшь

«Сәләт – Иҗат» профильле аланы кысаларында хореография, вокал, ШТК, театр һәм әдәбият буенча дәресләр һәм остаханәләр уздыралачак. Аларны Татарстанның һәм Россиянең әйдәп баручы мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, ижат өлкәсендә өлгерә торган яшьләр алып барачак һәм һөнәри сынаулар лабораторияләре планнаштырыла.

Шулай ук аланның көндәлек программасында балаларны сәламәтләндерү, аерым алганда - диңгездә коену, зур роль уйный. Катнашучылар өчен барлык кирәкле рөхсәтләре булган һәм таләпләре үтәлгән махсус пляж оештырылган.

Аланның программасы 3 өлештән тора:

- уку-укыту өлеше – катнашучы сайлаган юнәлеш буенча дәресләр;

- сәламәтләндерү өлеше - саф һавада команда уеннары, су процедуралары;

- уку-укыту һәм практика өлеше - төрле өлкәдәге белгечләрдән остаханәләр һәм лекцияләр (смена профиле нигезендә).

ПРОГРАММА

Юллама бәясе: 27 000 сум
Трансфер бәясе: 16 000 сум


Без социаль челтәрләрдә:

https://vk.com/selet.akbars.foros
https://t.me/selet_akbars_foros
гариза җибәрергә

Җитәкчелек