Тел ← кире кайтырга
«Сәләт — Тел» аланының максаты - балаларда чит телләргә кызыксыну уятуны һәм илләр белемен тирән әйтүне максат итеп куя.
Биредә уку-укыту программасына зур өстенлек бирелә. Дәресләрне профессиональ спикерлар һәм тәҗрибәле укытучылар алып бара. Уку-укыту программасы ике юнәлешкә бүленә.
Дәресләр вакытында катнашучылар паралелль рәвештә телләр һәм илләр турында белемнәр туплый. Алар арасында инглиз теленә аерым игътибар бирелгән. Инглиз теленнән тыш, сменада катнашучылар өстәмә чит тел сайлап, смена дәвамында шул телне һәм әлеге тел кулланылган илнең мәдәниятен өйрәнә алалар.
«Сәләт — Тел» аланында әлеге телләр буенча дәресләр үткәреләчәк: инглиз, татар, алман, төрек, кытай, француз, испан, итальян һәм япон телләре.
Дәресләрдән тыш, балалар өчен кызыклы программа каралган: көн барышында саф һавада спорт уеннары, күңелле кичке чаралар, кызыклы очрашулар. Алан дәвамында сәлкешләр үзләренең чит телне белүләрен һәм илләр турында булган белемнәрен камилләштерәләр.
Юллама бәясе: 37 320 сум
Без социаль челтәрләрдә: