Алмаз ← кире кайтырга

«Сәләт-Алмаз» — балаларның бизнес өлкәсендәге сәләтләрен үстерү өчен уңайлы мохит тудыручы җәйге профильле алан.
Смена дәвамында бизнес-проектлаштыру өлкәсендә төрле дәресләр, остаханәләр, очрашулар үткәрү һәм шул рәвешле кече һәм урта бизнеска карата кызыксынуны уяту – аланның максаты.
Алан юнәлеше кысаларында үткәрелә торган дәресләр:
~ тайм-менеджмент
~ команда белән эшләү һәм идарә итү нигезләре
~ бизнес-модельләштерү
~ конкурентларны анализлау
~ проектның финанслары
~ аудитория белән эшләү
~ SMM
Төп юнәлештән тыш, сменада шәхесне төрле яклап үстерүгә юнәлгән иҗади, фәнни-интеллектуаль һәм спорт чаралары да уздырыла.
Без социаль челтәрләрдә: