Төп юнәлеш:
IT
Үткәрелү вакыты:
17 июль - 3 август
Үткәрелү урыны:
«Фәнсар» ФМҮ (Алексеевск районы, Биләр авылы)
Катнашучылар:
12-18 яшь

«Сәләт-Санак» – Сәләтнең профильле аланы. Ул Татарстан Республикасының сәләтле балалар һәм яшьләрен табу һәм үстерүгә, өстәмә белем бирүгә, уку өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

Аланның максаты – балаларның һәм яшүсмерләрнең интеллектуаль һәм иҗади потенциалын мәгълүмати технологияләрдә гамәлгә ашыру. 

Алан юнәлеше кысаларында түбәндәге дәресләр һәм мастер класслар уздырыла:

- Python телендә Web-кушымталар булдыру;

- Java телендә программалаштыру нигезләре;

- олимпиада программалаштыруы;

- системалы идарә итү һәм мәгълүмати иминлек;

- LEGO робототехникасы;

- график дизайн (Adobe Illustrator, Adobe Photoshop);

- 3D-модельләштерү;

- Motion-дизайн.

Уку-укыту программасын квалификацияле студентлар, аспирантлар һәм IT-белгечләр алып бара. 

Кызыклы уку-укыту программасыннан тыш балалар өчен шәхес формалаштыруга юнәлдерелгән иҗади, спорт, фәнни-интеллектуаль чаралар да тормышка ашырылачак.

Юллама бәясе: 28 780 сум

ПРОГРАММА

Без социаль челтәрләрдә:

https://vk.com/selet.sanak

https://t.me/selet_sanak 


гариза җибәрергә

Җитәкчелек