Осталар бистәсе кире кайтырга

Төп юнәлеш:
инженерлык осталыгы
Үткәрелү вакыты:
7 - 24 июнь
Үткәрелү урыны:
Чувашия республикасы, Батыр районы, Кызыл-Чишмә авылы (Казаннан 2,5 сәгатьлек юл)
Катнашучылар:
8-18 яшь

«Сәләт-Осталар бистәсе» — Сәләтнең профильле аланы. Ул Татарстан Республикасының сәләтле балалар һәм яшьләрен табу һәм үстерүгә, өстәмә белем бирүгә, уку өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

Алан юнәлеше кысаларында түбәндәге дәресләр һәм мастер класслар уздырыла:

- робототехника;

- 3D-модельләштерү;

- сәнәгать дизайны;

- конструкторлаштыру;

- робототехника;

- сызым;

- макетлар ясау;

- шәһәр төзү;

- программалаштыру;

- кул эшләре.

Шулай ук менталь арифметика, телләр, ораторлык осталыгы һәм башка юнәлешләр буенча махсус курслар планлаштырылган.

Кызыклы уку-укыту программасыннан тыш балалар өчен шәхес формалаштыруга юнәлдерелгән иҗади, спорт, фәнни-интеллектуаль чаралар да тормышка ашырылачак. Сменада чакырылган кунаклар белән төрле практик остаханәләр үткәрелә.

Юллама бәясе: 28 000 сум

ПРОГРАММА 

Без социаль челтәрләрдә:

https://vk.com/selet.ostalarbistese 

https://t.me/ostalarbistese 

гариза җибәрергә

Җитәкчелек