Төп юнәлеш:
телевидение
Үткәрелү вакыты:
25 - 31 май
Үткәрелү урыны:
«Аргамак» ИПҮҮ (Кама Тамагы районы, Кама Тамагы ш.т.б.)
Катнашучылар:
10 - 18 яшь



«Шаян» җәйге профильле Сәләт аланы – «ШАЯН ТВ» беренче татар балалар телеканалы һәм «Сәләт» оешмасы белән берлектә үткәрелүче, «Телевидение» юнәлешендә балаларның белемнәрен тирәнәйтүгә юнәлдерелгән алан. 

«Шаян» аланы программасы шулай ук дубляж (мультфильмнарны тавышлыландыру) һәм СММ юнәлешләрен дә үз эченә ала. Юнәлешләр буенча дәресләрне һәм остаханәләрне журналистика өлкәсендәге тәҗрибәле белгечләр, танылган телевидение һәм радио алып баручылары, блогерлар һәм дубляж актерлары алып бара. 

Мавыктыргыч белем бирү программасына өстәп, балаларның шәхесен һәрьяклап үстерү өчен иҗади остаханәләр, спорт ярышлары һәм фәнни-танып белү чаралары оештырылачак. Уку-укыту программасы барышында балалар үзләре видеосюжет төшерергә, мультфильмны тавышлыландырырга, телеграм каналы өчен язмалар язарга, монтаж ясарга өйрәнә. Нәтиҗәләр буенча экспертлар тарафыннан иң яхшы эшләр билгеләнәчәк һәм аларның авторлары бүләкләнәчәк, шулай ук эшләр «ШАЯН ТВ» телеканалы эфирында күрсәтеләчәк!

«ШАЯН ТВ» белән бул. Телне саклау - менә безнең юл!

База турында мәгълүмат.

Юллама бәясе: 20470 сум.

Без социаль челтәрләрдә:

https://t.me/slt_shayan

https://vk.com/selet_shayan





гариза җибәрергә

Җитәкчелек
  • Зөлфия Хәсәнова
    Зөлфия Хәсәнова

    Директор



    89393859192
  • Рифнур Әгълиуллин
    Рифнур Әгълиуллин

    Өлкән әйдаман



    89510697268