Болгар — Туган тел кире кайтырга

Төп юнәлеш:
татар теле һәм мәдәнияте
Үткәрелү вакыты:
12-18 июнь
Үткәрелү урыны:
Болгар музей-тыюлыгы
Катнашучылар:
5 - 11 сыйныфлар


«Болгар — Туган тел» - 2014 нче елдан башлап уздырылучы, татар телен, мәдәниятен өйрәнүгә, телнең төрле өлкәләрдә гамәли кулланышын арттыруга юнәлдерелгән чатырлы алан. 

Смена катнашучыларның һәрберсенә үзләрен татар мәдәниятен үстерүдә җаваплы итеп тоярга мөмкинлек бирә, төрле тематик блокларга бүленгән мәдәни һәм белем бирү чараларыннан төзелә: тарих, татар теле, милли бию, вокал дәресләрен һәм кул эшләре остаханәләрен үз эченә ала. 

«Болгар — Туган тел» аланы Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. 

Проектның максаты – яшьләрнең игътибарын татар телен өйрәнүгә җәлеп итү. Әлеге максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар үтәлә:

- яңа мәгълүмати һәм методик эшләнмәләр кулланып, татар телен тирәнтен өйрәнү, татар телле мохит булдыру;

- татар мәдәнияте традицияләрен үзләштерү. Актив позицияле сәләтле шәхес тәрбияләүдә инновацияле алымнар куллану.

Алан эшчәнлеге «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы»н гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла.

«Болгар — Туган тел» җәйне файдалы һәм онытылмаслык итеп үткәрергә теләүчеләр өчен! 

Без социаль челтәрләрдә:

https://vk.com/selet.bolgar_tugantel

https://t.me/btt_2023

гариза җибәрергә

Җитәкчелек