Төп юнәлеш:
үзбилгеләнеш һәм профориентация
Үткәрелү вакыты:
17 июль – 3 август
Үткәрелү урыны:
Башкортстан Республикасы, Туймазы районы, «Бабай утары» комплексы
Катнашучылар:
7-11 сыйныф укучылары

       «Сәләт-Галәм» – Сәләтнең профильле аланы. Ул баланың профессиональ күнекмәләр белән таныштыруга һәм үз сәләтләрен эшчәнлектә куллану ысулларына өйрәтүгә юнәлдерелгән

       Смена кысаларында белем бирү программасы 4 юнәлешкә бүленә:

- Галәм эчеңдә – юнәлеш махсус реквизиттан тормый торган иҗат белән бәйле.

(Вокал, сценарий язу, шигърият, ораторлык осталыгы);

- Галәм янәшәңдә – юнәлеш махсус реквизит һәм визуализация элементлары белән бәйле.

(Фото-осталыгы, кастом, фотозоналарны төзү, кул эше);

- Галәм хәрәкәттә – юнәлеш үзеңне хәрәкәт аша ачыклау  белән бәйле.

(Бию, журналистика, спорт);

- Галәм челтәрдә – юнәлеш медиа һәм IT продуктларны булдыру белән бәйле.

(График дизайн, социаль челтәрләрне алып бару, электрон музыка ясау, 3Д-модельләштерү)

Һәр көн балалар өчен атаклы спикерлар, иҗат кешеләре һәм үз эшенең осталары кызыклы дәресләр алып бара. Көн барышында саф һавада спорт уеннары, күңелле кичке чаралар үткәрелә. Алан дәвамында сәлкешләр шәхси үсеш белән шөгыльләнәләр.

«Сәләт-Галәм» аланы сәләтле балалар һәм үсмерләр өчен интеллектуаль һәм иҗади үсеш мохите булдыруны максат итеп куя.

ПРОГРАММА

Без социаль челтәрләрдә:

https://t.me/Selet_Galyam

https://vk.com/selet.galyam

гариза җибәрергә

Җитәкчелек