Раушан ← кире кайтырга

«Сәләт-Раушан» – фән олимпиадаларында, конференцияләрдә һәм конкурсларда җиңүче, яхшы нәтиҗәләр күрсәтүче укучылар өчен җәйге профильле смена. Лагерь программасы катнашучыларның интеллектуаль, рухи үсешенә юнәлдерелгән.
Проектның максаты – фәнгә тартылучы балалар һәм яшьләргә ярдәм итү, аларның интеллектуаль һәм рухи үсеше өчен мохит тудыру.
Уку-укыту программасы кысаларында математика, физика, астрономия, химия, биология, җәмгыять белеме, тарих фәннәренә басым ясала. Дәресләрне тәҗрибәле спикерлар – Казан шәһәре вузлары, ТР Фәннәр академиясе галимнәре һәм укытучылары, танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре алып бара. Смена дәвамында шулай ук кызыклы мәдәни, спорт чаралары, очрашулар каралган.
«Сәләт-Раушан» уку-укыту аланы беренче тапкыр 1994-нче елда Арчада оештырыла һәм 65 мәктәп укучысын берләштерә. 2005-нче елда алан ТР Лаеш районында («Звездный» сәламәтләндерү аланы) нигезләнә һәм ел саен Татарстан район-шәһәрләреннән, Россия төбәкләреннән, ерак һәм якын чит илләрдән 220-ләп сәләтле баланы шул җирлектә туплый.
Юллама бәясе: 29 520 сум
Без социаль челтәрләрдә: