Төп юнәлеш:
иҗат
Үткәрелү вакыты:
27 июнь - 15 июль
Үткәрелү урыны:
«Аргамак» ИПҮҮ (Кама Тамагы районы, Кама Тамагы ш.т.б.)
Катнашучылар:
8-11 сыйныф укучылары

«Сәләт-Рухият» – Сәләтнең профильле аланы. Ул Татарстан Республикасының сәләтле балалар һәм яшьләрен табу һәм үстерүгә, өстәмә белем бирүгә, уку өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

Иҗат һәм театр юнәлешендә эшли торган «Сәләт Рухият» аланы мәдәният-сәнгать өлкәсенә беренче адымнарын ясаучы сәләтле балалар һәм яшүсмерләрне берләштерә.

Бу проектның максаты – шул балаларга профессионональ белем нигезләрен бирү, иҗади мөмкинлекләрен үстерү, үсеш юлларын күрсәтү, үз-үзләренә ышанычларын арттыру.

«Сәләт-Рухият» аланы тулысынча иҗат белән бәйле. Уку-укыту программасы үз эченә 5 төрле юнәлешне ала:

- театр;

- сәнгать (рәсем ясау осталыгы);

- вокал;

- бию (хореография);

- мантыйк (логика).

Уку-укыту программасыннан тыш, аланда иҗади һәм спорт юнәлешенә караган чаралар уздырыла.

ПРОГРАММА 

Без социаль челтәрләрдә:

https://vk.com/selet.ruhiyat

https://t.me/lilpont

гариза җибәрергә

Җитәкчелек