Биләр каласы ← кире кайтырга
«Биләр каласы» – балаларны һәм яшьләрне заманча тенденцияләргә игътибар аркылы тәрбияли торган җәйге профильле Сәләт аланы. Биредә һәр баланы киңкырлы шәхес, социаль актив кеше итеп тәрбиялиләр. Һәркемнең ихтыяҗ-теләкләре исәпкә алына.
Аланның максат-бурычлары, асыл ниятләренә бәйле рәвештә, түбәндәге дәрес һәм остаханәләр оештырыла:
- архитектура проектлары төзү;
- реставрация ясау сәнгате;
- урбанистика буенча проект эше әзерләү;
- дизайн һәм архитектура стильләре;
- тарих.
Моннан тыш, балаларга, әлбәттә, иҗади, фәнни-интеллектуаль чараларда, спорт ярышларында катнашу, үз көчләрен сынап карау мөмкинлеге дә бирелә.
Шәп! Шулай бит? Хәзер үк чемоданнарны җыеп, Биләр каласына юл аласы килә. Без сине бик яхшы аңлыйбыз һәм җәен «Биләр каласы» аланында көтеп калабыз.
Юллама бәясе: 36630 сум.
Без социаль челтәрләрдә: