Аршан ← кире кайтырга

«Сәләт – Аршан» профильле аланы 220 катнашучыны: Татарстан Республикасыннан һәм Россия төбәкләреннән, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән килгән ватандашларны берләштерәчәк.
Аланга кунакка танылган фән, мәдәният, сәнгать, җәмәгать эшлеклеләре һәм спортсменнар килүе көтелә.
Смена кысаларында Татарстанның һәм Россиянең әйдәп баручы белгечләреннән һәм галимнәреннән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләреннән дәресләр һәм остаханәләр, төрле өлкәләрендә зур уңышлары булган яшьләрнең - фән, сәнгать, бизнестагы тәҗрибәсе һәм уңыш тарихы белән уртаклашу сессияләре, шулай ук һөнәри сынаулар лабораторияләре планнаштырыла. Смена катнашучылары һөнәри компетенцияләр белән якыннанрак таныша алачак.
Шулай ук аланның көндәлек программасында балаларны сәламәтләндерү, аерым алганда - диңгездә коену, зур роль уйный. Катнашучылар өчен барлык кирәкле рөхсәтләре булган һәм таләпләре үтәлгән махсус пляж оештырылган.
Аланның программасы 3 өлештән тора:
- уку-укыту өлеше – катнашучы сайлаган юнәлеш буенча дәресләр;
- сәламәтләндерү өлеше - саф һавада команда уеннары, су процедуралары;
- уку-укыту һәм практика өлеше - төрле өлкәдәге белгечләрдән остаханәләр һәм лекцияләр (смена профиле нигезендә).ПРОГРАММА
Юллама бәясе: 27 000 сум
Трансфер бәясе: 16 000 сум
Без социаль челтәрләрдә:
https://vk.com/selet.akbars.foros
https://t.me/selet_akbars_foros