Җилкән ← кире кайтырга

«Сәләт – Җилкән» профильле аланы 220 катнашучыны: Татарстан Республикасыннан һәм Россия төбәкләреннән, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән килгән ватандашларны берләштерәчәк.
Аланга кунакка танылган фән, мәдәният, сәнгать, җәмәгать эшлеклеләре һәм спортсменнар килүе көтелә.
Смена кысаларындагы уку-укыту программасы 5 өлештән торачак:
- иҗат;
- спорт;
- фән;
- шәхси үсеш;
- үз брендыңны үстерү.
Уку-укыту процессыннан тыш, аланның көндәлек программасында балаларны сәламәтләндерү, аерым алганда - диңгездә коену, зур роль уйный. Катнашучылар өчен барлык кирәкле рөхсәтләре булган һәм таләпләре үтәлгән махсус пляж оештырылган.
Шулай ук, алан программасы үз эченә күпсанлы мәдәни һәм спорт чараларыннан тора. Шуңа күрә смена дәвамында балалар шәхси потенциалларын үстерү мөмкинлеге ала.
Юллама бәясе: 13 000 сум
Трансфер бәясе: 16 000 сум
Без социаль челтәрләрдә: