Төп юнәлеш:
лидерлык потенциалын үстерү
Үткәрелү вакыты:
5-22 август
Үткәрелү урыны:
«Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәге, Алексеевск районы
Катнашучылар:
8-11 сыйныф укучылары

«Сәләт-Акбүре» – Сәләтнең профильле аланы. Ул Татарстан Республикасының сәләтле балалар һәм яшьләрен табу һәм үстерүгә, өстәмә белем бирүгә, уку өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

Сменаның уку-укыту программасы:

-  проект менеджменты;

-  SMM;

-  башлангыч дәрәҗәдәге инглиз теле;

-  урта дәрәҗәдәге инглиз теле;

-  шәхси бренд;

-  шәхси үсешкә багышланган тренинглар.

Һәр көн балалар өчен атаклы спикерлар, иҗат кешеләре һәм үз эшенең осталары кызыклы дәресләр алып бара. Көн барышында саф һавада спорт уеннары, күңелле кичке чаралар үткәрелә. Алан дәвамында сәлкешләр үзләрендә лидерлык потенциалын һәм проектлар белән эшләү сәләтләрен камилләштерәләр. 

«Сәләт-Акбүре» аланы сәләтле балалар һәм үсмерләр өчен интеллектуаль һәм иҗади үсеш мохите булдыруны максат итеп куя.

База фотосы

ПРОГРАММА

Без социаль челтәрләрдә:

https://vk.com/selet.akbure

https://t.me/Seletakbure

гариза җибәрергә

Җитәкчелек