«Сәләт-Самара» кире кайтырга

Ачылу вакыты: 2016 ел, гыйнвар

Урнашу урыны: Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле «Яктылык» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Республикакүләм «Сәмрух 2016» сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итүче ел премиясенең «Ел клубы» номинациясендә «Сәләт-Самара» клубы җиңүгә лаек дип табылды.

Клубның активисты Сабир Галимуллин:

- «Сәмрух 2016» ел премиясендә катнашу безнең өчен зур вакыйга булды. Клубыбыз әле бик яшь, нибары бер ел гына эшли. Тик узган ел бик нәтиҗәле булды: бик күп чаралар үткәрә алдык. Ә әлеге номинациядә җиңү – безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе. Клубның эшчәнлегендә 40 кеше катнаша. Алар барысы да бик сәләтле, «сәлкеш» дигән зур исемне йөртергә лаеклылар. Максатыбызга ирешкән булсак та, тукталып калырга исәп юк. Һәрвакыт алдынгы булу һәм эшләү теләге белән янабыз. Илһамыбыз сүрелмәс дип уйлыйм».

Җитәкчелек