«Сәләт-Арыслан» кире кайтырга

Ачу вакыты: 2018 ел, ноябрь

База клуба: 9 нчы мәктәп 

Клуб – сәләтле балалар һәм яшьләрне табу, бергә туплау һәм алар белән эшләү өчен бик кирәкле мәйданчык. Максатлары - 9 нчы мәктәп укучылары арасында татар мәдәниятен үстерү һәм алар белән бергә татар телен өйрәнү.

Клуб төрле юнәлешләрдә чаралар уздыра: 

- Леттеринг техникасын өйрәнү дәресе;
- Открыткалар ясау буенча остаханә;
- Гарәп теле дәресләре;
- Сәләтнең күренекле шәхесләре белән очрашулар; 
- Татарстан мәдәниятына багышланган Квест; 
- 6-8-нче сыйныф укучылары арасында ЧГК уены һ.б.

Сәләт проектлары турында да онытмыйлар: «БикаФест», «Яңа ел балы», «Әнвәр Хәйри укулары», «Клублар семинары» һ.б. катнашалар. 
Шулай ук «Сәләт-Арыслан» «Сәмрух-2019» ел премиясендә «Ел клубы» номинациясендә икенче урынны яулады. 
Җитәкчелек