Шәхес
«Әйдаман булу – гомерлек роль»
«Әйдаманнар мәктәбе» катнашучылары Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләймановка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
– Әйдаманның кем икәнен барыбыз да беләбез. Ә сез бу сүзгә нинди мәгънә саласыз, әйдаманны кем дип күрәсез – шуны әйтегез әле!
– Сәлкеш булып килгәндә, рәхәтләнеп киләсең, яңа белемнәр аласың, яңа дуслар табасың, күңел ачасың. Кәефсез чакларың да булырга мөмкин. Ә әйдаман булу – ул бөтенләй башка. Әйдаман сәлкеш күңеленә дөрес ачкыч табып, аның күңелен күрә белергә тиеш. Әйдаман булу ул – җаваплылык. Беренчедән, балалар өчен. Икенчедән, Сәләт алдында. Әйдаман – ул Сәләт мохитенең сакчысы, Сәләтне безнең белән бергә үстерүче.
– Ә «Әйдаманнар мәктәбе»н кыскача ничек тасвирлар идегез?
– Бу – күчеш мәктәбе. Монда сәлкеш булып киләсең һәм әйдаман булырга әзерлекле кеше булып кайтып китәсең. «Мин монда нәрсәгә килдем?» – Мәктәптә менә шул сорауга җавап табарга тырышырга кирәк.
– «Әйдаманнар мәктәбе» 2002-нче елдан бирле уздырыла. Ә аңарчы Сәләт аланнарына әйдаманнарны ничек туплыйлар, ничек әзерлиләр иде?
– Беренче «Әйдаманнар мәктәбе»н һәм әйдаманнар ярышын бик яхшы хәтерлим әле. Әйе, Мәктәп беренче тапкыр 2002-нче елда оештырылды. Аңарчы аланнар да күп түгел иде бит: башлаганда бер генә алан, аннары 3 булды. Әйдаман итеп педучилище студентлары чакырыла иде. Ә 2000-нче еллар башында аланнар саны арта башлады, әйдаманнар әзерләүне дә икенче төрле итеп оештырырга кирәклеге аңлашылды. Шулай итеп, «Әйдаманнар мәктәбе» барлыкка килде.
Ә «әйдаман» сүзе үзе 1996-1997-нче елларда килеп чыкты бугай. Хәзер инде әйдаманның кем икәнен, ниләр эшләргә тиешлеген барыбыз да аңлыйбыз, беләбез. Система тагын үзгәрде: хәзер әйдаманнарның 90 проценты – кайчандыр үзләре сәлкеш булган егетләр һәм кызлар. Форумга гына килеп киткән әйдаманнарыбыз да бар. Бу инде Сәләтнең өр-яңа тарихы.
– «Әйдаманнар мәктәбе» тәмамланды, монда белем алган егетләр һәм кызлар җәйге сменаларга барачак. Ә сменалар беткәч, ул яшьләрнең әйдаманлык гомере дә бетәме?
– Әйдаман булу – ул бер смена вакытында гына түгел, ул гомерлек роль. Әйдаман – ул рухи кыйммәтләр белән бәйле роль. Әгәр син лидер икән – әйдаман булу өчен мөһим бер критерий инде бар дигән сүз. Балаларны яратасың икән – тагын бер критерийга туры киләсең. Өченче критерий – татар телен белү. Дүртенчесе – Сәләтне, аның принципларын белү.
– Әйдаманнан министр урынбасарына хәтле ничек үсәргә?
– Тыныч кына форумнарны үткәрергә, үз эшеңне җиренә җиткереп эшләргә, һәм көннәрдән бер көнне министр киләчәк тә, минем урынбасарым бул әле, диячәк (елмая). Җитди итеп әйтсәк, ике юл бар. Беренчесе – карьера баскычын алдан планлаштыру. Ә икенчесе – планлаштырмау, бары тик үз эшеңне җиренә җиткереп үтәү. Монысы профессиональлек дип атала. Нинди вазифада булуың түгел, үз урыныңда булу мөһим.
– Сәләтне 5 елдан нәрсә көтә?
– Аллаһ боерса, Сәләт мәктәбе һәм балалар бакчасы. Бу үзе үк бик зур эш. Сәләт үсә. Ләкин ул һаман да шул Сәләт булып калачак!Сәләт Клубы – Буада
14-нче декабрь көнне Сәләт Клубы Буа сәлкешләрендә кунакта булып кайтты. Очрашу ничек узды, нинди тәэсирләр тудырды –Сәләт Клубы президенты Тимерхан Шәйхетдинов белән шул хакта сөйләштек.
- Тимерхан, Сәләт Клубының Буага беренче тапкыр сәфәр кылуымы?
- Әйе, шимбә көнне Сәләт Клубы беренче тапкыр «Сәләт-Буа»га барды. Бу сәфәрнең максаты – гади генә очрашу ясау түгел, клубның бөтен хәлен күреп, өйрәнеп, алдагы үсешен күзаллау.
- Ул көнне нинди чаралар оештырылган иде?
- Квиз интеллектуаль уены уздырылды. Шәһәрнең берничә мәктәбе катнашты анда. Квизның темасы күпкырлы, бүгенге җәмгыятьнең тенденцияләренә бәйле булып чыкты. Балалар тирән белемнәрен, сәләтләрен күрсәттеләр. Клубның активы белән очрашу, клуб активистлары белән аралашу традициясе дә бу елны да сакланып калды.
- Буа клубының Сәләт эшчәнлегенә керткән өлеше нинди?
- «Сәләт-Буа» рәисе быел «Ел сәлкеше» номинациясендә катнаша. Буа клубының бик күп егет-кызлары хәзер Сәләт берләшмәсенең активистлары булып торалар. Аларның эшчәнлегеннән без бик канәгать, алга таба да шулай булыр дип ышанып калабыз.
Мондый сәфәрләр Сәләт Клубын берләштерә, шуңа күрә без бу күңелле сәяхәтләрне традициягә кертәчәкбез.
«Сәләт берләштерә, диюләре дөрес икән!»
Узган атнада Сәләт Йортында «БикаФест» җыр һәм шигърият фестивале узды. Үзебез өчен бик күп талантлар ачтык. Шуларның берсе – әдәби сүз юнәлешендә Гран-прига лаек булган Айзат Хәйруллин белән әңгәмә кордык.
– Айзат, «БикаФест» турында каян белдең, ничек әзерләндең?
– «БикаФест» турында ахыргы көннәрдә генә белдем. Катнашып кара әле, дип, якын дустым Данис Хисмәтуллин әйтте. Конкурска 2 атна кала әзерләнә башладым. Үзем бик ярата торган Разил Вәлиевнең «Әнкәйгә хат» шигырен өйрәндем. Һәм бу шигырь миңа уңыш китерде – Гран-при алдым!
– Сине бу уңышың белән чын күңелдән котлыйбыз! Конкурс программасыннан тагын нәрсә аеруча исеңдә калды, нәрсә ошады?
– «БикаФест» яңа танышуларга бик бай булды, күптән күрешмәгән дуслар белән дә күрештем – шунысы ошады. «Сәләт берләштерә» дип әйтәләр бит әле, минемчә, бу бик дөрес сүз! Сәләткә бу конкурс өчен бик зур рәхмәт! Ул сәләтле яшьләргә зур этәргеч, тәҗрибә бирә.
– Хәзерге көндә нәрсә белән шөгыльләнәсең?
– Мин хәзерге вакытта Казан театр училищесынын 1-нче курсында белем алам.
– «БикаФест»та җиңү сиңа нәрсә бирде?
– Әйткәнемчә, бу минем өчен бик зур тәҗрибә. Һәм яңа үрләр яулау өчен яхшы этәргеч булды.
– Киләсе елда «БикаФест»та катнашачак яшьләргә киңәшләр дә бир әле!
– Яшьләргә киңәшем шул: җаныгыз нәрсә тели – шуны ятлагыз.
– Озын-озын шигырьләрне ничек ятларга – анысын да өйрәт инде.
– Мин шигырь китабын алам да, үземә ошаган шигырьне тапкач, аны кат-кат укыйм. Башта мәгънәсен аңлыйм. Аннары кабат-кабат укыйм. Һәм ул үзе башыма кереп кала. Иң мөһиме – шигырьнең мәгънәсен аңлап өйрәнергә кирәк!
«Әйдаманнар ярышы»нда җиңү – зур дәрәҗә!
7-11-нче ноябрьдә «Фәнсар» яшьләр үзәге гөр килеп торды.
«Беренче лига»да җиңүче - Сәләт Клубы Президенты Тимерхан Шәйхетдинов.
- Тимерхан, «Әйдаманнар ярышы»нда ничәнче тапкыр катнашасың?
- Мин «Әйдаманнар ярышы»нда беренче тапкыр катнашам. Конкурска аерым бер бүленеш хас: «Премьер-лига», ягъни әйдаман тәҗрибәсен, белемен алганнар өчен һәм «Беренче лига» – «Әйдаманнар мәктәбен» узмаган, әмма әйдаман булырга теләүче яшьләр өчен.
- Син катнашкан лигада нинди биремнәр булды? Кайсылары шәхсән сиңа авыр булып тоелды?
- Өй эше буларак бирелгән биремнәрнең саны артык күп түгел иде – иҗади яктан үзеңне тәкъдим итү, алан һәм төркем эчендә уенны күрсәтү, шәмчек. Калган конкурс сынаулары ярышта гына билгеле булды, темалары төгәл язылды, шартлары әйтелде. Алар – топ-спикер, интеллектуаль тур һәм социаль челтәрләрдә пост язу. Биремнәрне аерып, монысы иң авыр, тегесе бик җиңел булды, дип әйтү дөрес түгел дип саныйм, чөнки алар барысы да булдырырлык биремнәр. Шулай ук «Әйдаманнар ярышы»ндагы мохит, сине тулаем биләп алган җылы атмосфера авырлыкларны җиңәргә көч, дәрт бирде. Конкурсларда катнашу тәҗрибәм бай, дип тә әйтергә мөмкин. Ләкин «Әйдаманнар ярышы» кебек тыгыз графиклы һәм тиз үзгәрүчән вакыйларга бай конкурста көч сынашканым юк иде әле. Без ял итәргә дә өлгерми идек, бер сынаудан соң икенчесе башланды. Шуның белән 4 көн яшәдек, эшләдек.
- Ярыш дәвамында үзең өчен нинди ачышлар ясадың?
- Үзеңдә яңа сыйфатлар табу яки ачу. Мисал өчен, берничә тапкыр топ-спикерда катнашкач, миндә креатив фикерләү сәләте яхшырак эшли башлады. Шулай ук «Әйдаманнар ярышы» катнашучылары гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тота белү сәләтен үзләштерде.
- Тимерхан, җиңү сиңа нәрсә бирде?
- Үз көчләремә ышаныч. Мин бик күп чараларда бары тик оештыручы ролендә генә катнаша идем. Ә бу юлы катнашучы да булдым. Шуның белән үз-үземә ниндидер ышанычны исбатладым дип саныйм.
«Премьер-лига»да «Сәләт Саба - 2019» әйдаманы Гөлназ Гатина җиңү яулады.
- Гөлназ, син Сәләт дөньясында ничәнче елдан?
- Беренче тапкыр Сәләт турында 2012-нче елда Биләргә активистлар составында форумга баргач белдем. 2014-нче елда татар әдәбиятыннан олимпиадага «Сәләт Марафоны» белән килеп, Сәләт турында сөйләделәр, уеннар уйнадык, кызыксыну тагын да артты. Аеруча «Рухият» кызыксыну уятты миндә. Кайткач, үзем дә «Рухият»кә гариза тутырдым, шулай ук «Раушан» белән «Сәләт-Тел»гә дә чакырдылар, ә мин «Рухият»не сайладым. Мин иҗади кеше, ул күңелемә бик якын булды. 2014, 2015-нче елларда «Рухият» сәлкеше идем. 2014-нче елгы «Рухият» бөтенләй рәхәт, якын иде, Сәләткә ныклы мәхәббәт шунда уянды.
- Ничә тапкыр һәм кайсы аланнарда әйдаман булдың?
- 2018-нче елда, «Әйдаманнар мәктәбе»н үтеп, «Сәләт-Болгар» аланына бардым. Андагы хисләрне әле бүгенгедәй хәтерлим. Аннан соң форумнарда әйдаман булдым. 2019-да «Сәләт-Саба» аланына чакырдылар, быел анда эшләдем. Нык ошады миңа бу алан, бик якын иттем.
- «Әйдаманнар ярышы» турында кайдан белдең?
- «Әйдаманнар ярышы»на танышларым былтыр ук барырга өндәгән иде, тик мин үземне бу сынауга әле әзер түгел әле дип уйладым, ниндидер шик тә бар иде сыман. Ә быел барырга директорым, үзе дә «Ел әйдаманы» булган Фәннур абый һәм өлкән әйдаманым Айзирә апа әйтте. Ниндидер шик бар иде, тик алай да ниятләдем. Сәлкешләремнең: «Сез иң шәп әйдаман!» - дигән сүзләре күңелдә тынычлык уятты.
- Ярыш программасында нинди конкурслар бар иде?
- Ярыш программасында алдан әзерләнү мөмкинлеге булган конкурслар да, без белмәгәннәре дә бар иде. Топ-спикер, үзпрезентация, шәмчекләр, иҗади тур, интеллектуаль конкурслар, педагогик ситуацияләр бар иде. Кыен булды. Монда иң беренче чиратта үзеңдәге шикне, оялуны җиңәргә һәм үзеңә ышанырга кирәк. Шунсыз булмый. Көн дә көрәш - беренче чиратта үзең белән.
- Җиңәрмен дип уйладыңмы?
- Җиңү хыялы һәр катнашучыда бардыр инде ул, тик җиңәрмен дип уйламаган идем. Мин бәхетле, Аллаһка шөкер. Шушы исемгә лаек булу зур дәрәҗә минем өчен. Әлеге проект минем өчен искиткеч зур тәҗрибә, монда курыкмыйча бер мизгел эчендә барын да күрсәтергә кирәк.
- Бу җиңү сиңа нәрсә бирәчәк, Гөлназ?
- Миңа әлеге тәҗрибә тормышта да, җәен дә кирәк булачак, чөнки планнарым зурдан.
«Сәләт-Олимп»: бездә шәп!
Һәрберсенең индивидуаль мәнфәгатьләрен, аларның холык үзенчәлекләрен исәпкә алырга тырышабыз һәм эш механизмын шуңа корабыз.
– Катя, сменада ничә бала иде?
– Көзге каникулда Татарстанның төрле почмакларыннан 113 баланы җыйдык. Катнашучылар саны буенча беренче өчлектә – Казан, Яр Чаллы һәм Алабуга.
– Программа турында кыскача гына сөйләп кит әле.
– Һәрвакыттагыча, сменада төп юнәлешләр математика һәм инглиз теленнән олимпиадага әзерләнү булды. Тыгыз уку-укыту программасыннан тыш, вакытны кызыклы итеп үткәрү өчен сыйфатлы күңел ачу чаралары да әзерләгән идек. Мәсәлән, спорт турнирлары, атта йөрү, бассейнда йөзү, төрле остаханәләр, шул исәптән этикет кагыйдәләренә багышланганы, интеллектуаль клуб һ.б.
– Җитәкче буларак, сменадан иң истә калганы нәрсә булды?
– Бөтен сменаларда да иң истә калганы – балалар. Монысында да шулай булды. Барысы да төрле һәм бик сәләтле. Алар шушы яшьләреннән үк камиллеккә омтыла – бу, әлбәттә, сөендерә. Без сәләтлеләрне туплыйбыз – һәм мин моңа бик шат. Алдан планлаган бөтен нәрсәне дә эшләдек, тик камиллеккә чикләр юк. Киләсе сменаларда тагын да яхшырак итеп эшләргә тырышачакбыз.
– Ничек уйлыйсың, балалар «Сәләт-Олимп» сменасын нигә сайлый? Нәрсә җәлеп итә аларны?
– Һәр балага аерым якын килүебез, дип уйлыйм. Һәрберсенең индивидуаль мәнфәгатьләрен, аларның холык үзенчәлекләрен исәпкә алырга тырышабыз һәм эш механизмын шуңа корабыз.
Сәләткә ягулык биреп торучы мәйданчык
Сәләт Клублары өчен бик мөһим вакыйга. Сәләт мохитенең киләчәк яшәешенә якты юл салып баручы чара. Сәлкешләрне яңадан-яңа проектлар ярдәмендә үзенә җәлеп итүче системаны җайга салучы мәйдан. «Ни икән ул?» дигән сорау барлыкка килдеме? Яхшы! Сүз тиздән узачак Сәләт Клублары семинары турында бара. Тулырак Сәләт Клубының президенты Тимерхан Шәйхетдинов сөйләде.
- Сәләт Клублар семинары, гомумән әйткәндә, нәрсә ул? Үз алдына нинди максатлар куя ул?
- Сәләт Клублары семинары – безнең Сәләт Клубларының эшчәнлегенә яңа бер сулыш, ягъни, машина белән чагыштырып әйтсәк, ягулык биреп торучы мәйданчык. Әйе, клублар үз эшчәнлеген алып бара, әмма вакыт-вакыт бергә очрашып алу да бик мөһим, чөнки семинарда алар белән булган мәсьәләләрне чишү һәм, гомумән, киләчәккә концептуаль, төгәл һәм файдалы проект ясау юллары карала. Шулай ук бу аларның эшчәнлекләренә, уздырылачак чараларына, проектларына, элемтә төзүләренә кагыла. Быелгы уку-укыту аналитик семинарының максаты – Сәләт Клубларының системалы эшчәнлеген тәэмин итү.
- Тимерхан, быелгы программа нинди булыр дип планлаштырыла?
- Программа бай була дип көтелә, чөнки быел семинар юбилеен, унъеллыгын уздырабыз һәм бу безнең өчен бик шатлыклы дата. Күбрәк проектлар белән эшләү, идарә итү ысулларын өйрәнү каралган, чөнки хәзерге вакытта клуб эшчәнлекләре ниндидер төгәл проектка мохтаҗ. Быел безнең яңа «Сәләт-Алексеевск» һәм «Сәләт-Түбән Кама» клублары ачылды. Алар өчен Сәләтнең концепциясен аңлатучы дәресләр дә уздырырга планлаштырабыз.
- Семинарда кемнәр катнашачак? Алар нинди критерийләр буенча сайланып алынды?
- Семинарда бу юлы 14 клуб вәкиле, клубларның укытучылары белән бергә барлыгы 85 катнашучы көтелә. Сайлап алуны күздә тотсак, Сәләт Клублары үзләре арасында конкурс үткәреп, без тәкъдим иткән квоталар нәтиҗәсендә сайланып алынды. Димәк, семинарга бару бәхете иң яхшыларына гына елмайган.
- Тимерхан, Сәләт Клубы президенты буларак, бу семинардан нәрсә көтәсең?
- Үз вакытында команда белән бергә «Сәләт-Яшел Үзән» клубын ачып җибәргәндә, башта төрле идеяләр бар иде. «Әһә, монда Сәләт Клублары буенча эшчәнлекне үстереп, шомартырга мөмкин икән, ә бу мәсьәлә камилләштерүне сорый». Хәзер исә бу идеяләрне кураторлар командасы ярдәмендә чынга ашырырга мөмкин. Бу семинар катнашучыларны битараф калдырмаячак. Чөнки без уку-укыту процессын мәдәни программа белән матур һәм урынлы итеп бәйләп барырга тырыштык. Бу, беренчедән, бөтен семинар дәвамындагы эшчәнлек нәтиҗәле булсын өчен, икенчедән, катнашучы сәлкешләргә программа авыр булып тоелмасын өчен эшләнде. Кыскасы, җиңел генә һәм нәтиҗәле итеп уздыру максатын куйдык. Шулай ук җитәкчеләр белән эшләү буенча аерым программа карала. Семинар узгач, Сәләт Клублар эшчәнлеге тагы да ныгыр дип өметләнәбез.
«Президент булырсың, дигәннәр иде...»
29-нчы сентябрь көнне Сəлəт Клубының XII президенты сайланды. Ул — «Сəлəт ВикиМəктəбе»нең элеккеге житəкчесе Тимерхан Шəйхетдинов. Эстафетаны аңа Сәләт проектлары җитәкчесе Жəүдəт абый Сөлəйманов һəм Клубның элекке президентлары тапшырды. Алар арасында, әлбәттә инде, Сəлəт Клубының XI президенты Милəүшə апа Сиражиева да бар иде. Аның белән сөйләшеп алдык.
— Милəүшə апа, сəлам! Нинди яңалыкларың бар, бу көннəрдə нинди уй-фикерлəр, максатлар белəн янып йөрисең?
— Хәерле көннәр! Уй-фикерләр бик күп, дөресен әйткәндә. Бу салкын көннәрдә күз алдыма җәй белән бәйле сурәтләр килде. Алар шундый җылыта! Ә сәлкешләрнең язулары җылы юрган сыман кочагына ала.
Күптән түгел магистратурада укуым башланды. Яңа адым. Яңа юнәлеш. Мин һəрчак яңа белемгә ачык, ə укуым балалар белән бәйле булгач, тагын да кызыксындыра.
— Əле кичə генə сине Сəлəт Клубының XI президенты булуың белəн котлаган идек кебек, инде бер ел үтеп тə киткəн... Үзең өчен ул ничек узды?
— Бу ел бик тиз үтеп китте, сизмичә дә калдым. Янымда шәп команда булгач, бик җылы мизгелләргә бай булды ул.
— Президентлык елыңа нинди нəтиҗə ясый аласың: уйланылган барлык планнарыңны да чынга ашыра алдыңмы?
— Гомумəн əйткəндə, уйланган планнар чынга ашты, ләкин артка карасаң, нəрсəнедер үзгәртеп, тагын да яхшырак оештырып булыр иде, дип уйлыйсың инде ул гел.
— Сəлəт Клубы президенты булу — зур дəрəҗə. Берәр кайчан президент булырмын дип уйланганың булмадымы?
— Кечкенә чакта җәйге аланнарга барганда, тавышым каты булгач, күп кенə дусларым: «Әйдә, син киләчәктә безнең дәүләтебезнең президенты бул əле, ә без синең өчен тавыш бирəчəкбез!» – диләр иде. Шундый көлдерə иде мине бу сүзләр. Ләкин хәзер балачактагы бу шаяруның күпмедер дәрәҗәдә чынга ашканын аңлыйм.
— Киләсе җəйдə сине нинди проектларда күрə алачакбыз? Нинди аланга барырга исəплисең?
— Әлегә әйтә алмыйм. Гомумән, балалар белән эшләү — үзе бер бәхет, шуңа күрә җәемне, әлбәттә, балалар белән үткəрермен дип уйлыйм. Ə кайсы аланда — алай ук мөһим түгел, чөнки без барыбыз да — Сəлəт!
XXI гасыр технологияләре яки виртуаль Тукай!
27-нче сентябрь көнне Сəлəт Йортында танылган галим Р.Г.Бохараев истəлегенə багышланган «Бохараев укулары» фəнни-гамəли семинары узды. Катнашучылар арасында үзенчəлекле «ItukaI» проектының кураторы Хөсəенов Айдар Фаил улы да бар иде.
«Бу проектны без балалар белəн « Sanak-lab» лабораториясенең җəйге сессиясе вакытында тормышка ашырдык. Төркемдə якынча 10 кеше. Без нейрочелтəрлəрнең эшләвен практик гамəлдә кулланырга һəм шундый ук принцип буенча сайт эшен алып барырга тырыштык. Укучылар бу ике талəпкə берьюлы җавап бирə торган проект уйлап чыгарды. Аның мəгънəсе: сайтта кеше язган сүзне, гыйбарəне, өзекне дəвам итə ала торган виртуаль язучы уйлап чыгару. Кулланучыга бары тик шуларны язарга кирəк, соңыннан система эшне үзенə ала - мəгънəви контекстка туры китереп, тарихны тəмамлый», – дип сөйләде Айдар Фаил улы.
«ItukaI» проектын һəр телəгəн кеше сынап карый ала. Мəсəлəн, сайтның эзлəү юлына «Шүрəле» дип язабыз һəм яраткан героебызның яңа маҗаралары белəн рус, татар, инглиз телендə танышабыз.
Платформаның интернеттагы адресы: https://speech.tatar/itukai.html .
Яңа тарихны бергə уйлап чыгарыйк!
«Сəлəт Вики-Мəктəбе» җитəкчесеннəн – Президентлыкка
29-нчы сентябрь көнне Сәләт Клубның яңа президенты ачыкланды. Ул – «Сəлəт ВикиМəктəбе» проекты җитəкчесе, активист Тимерхан Шəйхетдинов. 12-нче президентның хис-кичерешлəре, килəчəккə планнары турында үзе белəн сөйлəштек.
- Тимерхан, сине Сəлəт клубының 12-нче президенты булуың белəн котлыйбыз! Искə төшерик əле: син Сəлəт дөньясына кайчан, ничек килеп кердең?
– Сəлəткə кушылуым тарихы 2015-нче ел белəн бəйле. Шул ук елда Республика балалар хəрəкəтенə дə кушылып киттем. Шул чакта əле ТР балалар оешмалары советы белəн танышуым башланды. Советның бер чарасында Сəлəт турында ишеттем. Һичшиксез ул үзенең татар телле, яшьлəргə кызык булуы белəн мине үзенə җəлеп итте. 2016-нчы елда беренче тапкыр Г.Тукайның юбилеена багышланган нəфис сүз осталыгы бəйгесендə 3-нче урын алдым. Аннары инде «Болгар - Туган Тел» аланында беренче тапкыр сəлкеш булдым. Шул ук елда дусларым, фикердəшлəрем белəн туган шəһəрем Яшел Үзəндə «Сəлəт-Яшел Үзəн» клубын ачып жибəрдем. Соңыннан «Сəлəт-Самара» профильле аланы, «Сəмрух» ел премиясе, «Ел сəлкеше»... Əкрен-əкрен адымнар белəн башланган бу эшем мине «Сəлəт ВикиМəктəбе»нең җитəкчесе вазифасына китерде.
- Сəлəт Клубы президенты булу синең өчен нəрсə?
– Сəлəт Клубы президенты ел саен эшлəп килгəн проектларга яңа илһам, көч бирə торган кеше. Җəйге проектлардан кала, ел буе кайнап торган Сəлəт дөньясында булырга телəгəн яшьлəргə мөмкинлеклəрен чынга ашырырга тиешле кеше дə əле ул.
Иң мөһиме - структура төзеп, системалы эш итү. Проект җитəкчелəре, президентлар алмашынса да, боларның берсе дə Сəлəтнең эшчəнлегенə тискəре йогынты ясарга тиеш түгел, минемчə.
- Тимерхан, син Сəлəт дөньясына нинди яңалык алып керəчəксең, нинди план-максатлар өстеңдə эшлиячəксең?
- Иң мөһиме - Сəлəт проектларына пауза бирмəү. Яңалыкларга килгəндə, клубка ФƏН юнəлешен кайтарырга иде. Ул фəнни-гамəли конференциялəр булсынмы, ул башка телдəге очрашулар, чаралар булсынмы. Шуларны оештырасы иде. Моның өчен хезмəттəшлəр, партнёрлар бар инде. Тагын ДƏРТ юнəлеше кысаларында ИҗАТ юнəлешен торгызасым килə. «БИКА-фест», «Сəлəткə нур булган йолдызлар» – Сəлəтнең бренды инде. Шулар рəтендə булырдай тагын бер проект булдыру турында уйлыйбыз. Əлегə бөтен серлəрне ачасым килми, əмма шуны əйтə алам: бу проект əдəбият белəн бəйле булачак. Без, гомумəн, яңа проектларга һəрвакыт ачык, бары тик актив, идея белəн яна торган кешелəр генə булсын. Инициатива яшьлəрдəн, тирə-юньнəн үзəккə килергə тиеш. Без шуларны туплап, аларга үзебез тəэсир итəчəкбез.
- Сəлəтнең 11-нче президенты Милəүшə апа Сираҗиева сиңа нинди киңəшлəр бирде, нинди үрнəк күрсəтте?
- Бер президенттан икенче президентка вазифалар тапшыру процессы бик мөһим. Милəүшə апаның киңəшлəре күбрəк яшьлəр белəн эшлəү, алар белəн аралашу серлəренə бəйле. Мəсəлəн, аларны активрак булырга, төрле чараларда катнашырга этəрə торан «фишка»ларга өйрəтте ул мине. 1 ел эчендə Милəүшə ападан уку, шəхси тормыш, Сəлəт эшчəнлеге белəн бəйле бик күп нəсихəтлəр алдым. Мин аңа чиксез рəхмəтлемен.
- Тимерхан, президент булгач, «Сəлəт ВикиМəктəбенə» игътибарың кимемəсме?
- Мин «Сəлəт ВикиМəктəбе»нең җитəкчесе булып кала алмам инде, чөнки Клуб президенты булыр өчен бик күп вакыт, көч кирəк. Миннəн кала бит əле ярдəмчелəрем - вице-президентлар бар. «Сəлəт Вики-мəктəбе»нə дə, башка проектларга кебек үк, бертигез игътибар бирелəчəк.
«Фәнсар» мәктәбе мотивация бирә
Бик тиздән «Фәнсар» мәктәбенең көзге сессиясе башлана. Без мәктәп җитәкчесе Элина Насибуллина белән программа, планнар һәм максатлар турында сөйләштек.
– Сәләт дөньясына яңа гына кушылганнарга «Фәнсар» мәктәбенең нәрсә икәнен ничек аңлатыр идең? Җитәкче буларак, яңа сезоннан нәрсә көтәсең?
– М.И.Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбе – фән белән кызыксынучы балаларны табу һәм аларны үстерү, аларга өстәмә белем алу өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән уку-укыту проекты ул. Мәктәп читтән торып һәм килеп уку форматларында эшли. Педагоглар – Татарстан вузларында белем бирүче укытучылар.
Җитәкче буларак, бу сезонда безгә тагын да күбрәк фәнне яратучы балалар кушылыр дип көтәм. Фән аларга үзләрен табарга, кызыксынуларын билгеләргә ярдәм итәчәк. Безнең команда үзлектән белем алу, мөстәкыйль рәвештә эшләү өчен шартлар тудыра.
– Бу мәктәпнең үзенчәлеге нәрсәдә соң? Башка уку-укыту сессияләреннән нәрсә белән аерыла ул?
– Безнең үзенчәлек шунда: без республиканың төрле район һәм шәһәрләрендә укучы балалар файдалана алырлык, аларга кирәкле булган белемнәр бирәбез, аларның белем алуга булган ихтыяҗларын канәгатьләндерәбез. Без балаларны дәүләт имтиханнарына әзерләмибез. Без аларга белем алу һәм фәнни-тикшеренү эшләре белән шөгыльләнү өчен мотивацион программа бирәбез.
– Сессиядә катнашучылар ничек сайлап алына?
– Безнең мәктәп 9-11-нче сыйныфлар өчен ачык. Сессиядә катнашу өчен, республика яки шәһәр күләмендәге олимпиадаларда катнашкан булу, фәнни тикшеренү эшләре белән шөгыльләнү кирәк.
– Тыгыз белем бирү программасы белән беррәттән, мәктәптә мәдәни-күңел ачу программасы да бар бит әле. Аның турында да әйтеп кит әле.
– Тыгыз уку көненнән соң бераз башны бушатырга, ял итәргә кирәк. Шуңа күрә без дә күңел ачу программасы әзерлибез. Ләкин ул да фәнни характерда. Уеннар аша фикер йөртергә, мантыйклы уйларга өйрәтәбез. Әйтик, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль турниры, «Фәнсар Студиясе» музыкаль кичәсе, мини-дебатлар, «Эшләпә» һәм башка уеннар оештырабыз.
– Синеңчә, кызлар һәм егетләр ни өчен нәкъ менә «Фәнсар» мәктәбен сайларга тиеш?
– Бер генә факт әйтәм: без – зур һәм тату гаилә. Без үзен фән өлкәсендә сынап карарга теләгән һәр яңа укучыга шат. Шуңа өстәп, безнең «раздаткалар»ыбыз да бик шәп һәм истә кала торган.
«Бу безнең өчен яңа тәҗрибә»
МШТ BILER FORUM быел беренче тапкыр уздырыла. Без әлеге форумның асылы турында «Сәләтлеләр Университеты» башкарма директоры Айдар Акмалов белән сөйләштек.
МШТ BILER FORUM быел беренче тапкыр уздырыла. Без әлеге форумның асылы турында «Сәләтлеләр Университеты» башкарма директоры Айдар Акмалов белән сөйләштек.
– Айдар, МШТ BILER FORUM турында аңлатыбрак сөйләсәгез иде.
– 2014-нче елның декабрендә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов «Сәләтлеләр белән стратегик рәвештә идарә итү» дигән дәүләт программасы булдырды һәм аның кысаларында, декабрь аенда без «Сәләтлеләр Университеты» белән беренче сменабызны үткәрдек. Ә инде 2015-нче елда «Иннополис»та безнең җәйге мәктәбебез узды.
Быелгы сменабыз бик үзәнчелекле. Җәйге мәктәпне без беренче тапкыр шундый зур масштабта уздырабыз. Гадәттә, без сменабызда 400 бала һәм 100 остаз җыя идек, ул 7-8 көн бара иде. Быел исә катнашучылар саны күбрәк. Сәләт белән бергә эшләвебезгә бик шатбыз. Безнең өчен бу яңа тәҗрибә.
– МШТ BILER FORUM-ның төп максаты нидән гыйбарәт?
– Җәйге мәктәпнең төп максаты – республикадан төрле балаларны җыеп, 5 көн эчендә белем бирү, катнашучыларга профессиональ яктан үсү мөмкинлекләре тудыру. Биредә катнашучылар үз перспективаларын күрәләр, киләчәкләре турында уйланалар, булачак һөнәрләре белән якыннанрак танышалар.
– МШТ BILER FORUM-да остазлар нинди роль уйный?
– Форумның иң мөһим юнәлешләренең берсе – остазларның эшчәнлеге. Алар көн дәвамында балаларның хәлләре, хис-кичерешләре турында сорашалар. Һәр кичне без алар белән җыелышабыз һәм чарабызның барлык уңай һәм тискәре яклары буенча фикерләшәбез, кимчелекләрне бетерергә тырышабыз. Иң мөһиме - балалар өйләренә таралашкач та, проектларын эшләүне дәвам итсен һәм безнең оешма белән элемтәне югалтмасын. Без һәр балага булышырга әзер!
– Үзегез бала булсагыз, МШТ BILER FORUM-нан нәрсә алырга тырышыр идегез?
– Беренчедән, мин үземнең профессиональ үсешем турында уйланыр идем, үземне төрле өлкәләрдә сынап карар идем. Биредә 12 компания эшли, алар арасында вертолет заводы, «Ак барс» банкы һ.б. бар. Һәм алар балаларның остаханәләрдәге активлыкларын, кызыклы сорауларын күзәтәләр. Мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрергә кирәк, диләр бит. Шуңа күрә бер мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмас идем! Икенчедән, үземә яңа дуслар табар, командада эшләргә өйрәнер идем.
Бер елга җитәрлек энергия алдым!
Бүген без блогер, «Skyeng» проекты контент-менеджеры, иҗтимагый мәктәп җитәкчесе, тайм-менеджмент буенча мастер-класслар һәм лекцияләр оештыручысы Анастасия Шкаляевадан интервью алдык.
Бүген без оста блогер, «Skyeng» проекты контент-менеджеры, иҗтимагый мәктәп җитәкчесе, тайм-менеджмент буенча мастер-класслар һәм лекцияләр оештыручысы Анастасия Шкаляевадан интервью алдык.
- Безнең сменабыз лиделык сыйфатларын үстерүгә багышланган. Бу сездә нинди ассоцияләр уята, сезнеңчә, чын лидер нинди булырга тиеш?
- Максатчан, үз эшләре белән янып торган кешеләрне мин һичшиксез лидерлар рәтенә кертер идем. Бары тик лидерлар гына иң соры көнне дә якты төсләргә буярга әзер булган команда булдыра ала. Алар күз алдына китерергә дә кыен булган әйберләрне чынга ашырырга мөмкин. Мондый креатив яшьләр күбрәк булган саен, киләчәгебез ышанычлы кулларда, дип курыкмыйча әйтеп була, минемчә.
- Үз алдыңа куйган максатларны чынга ашыру авырмы?
- Куелган максатка ирешер өчен гел тырышырга кирәк, чөнки син беркайчан да үтәсе - юлыңны алдан күрә алмыйсың, кыенлыклар да көтмәгәндә чыга. Шуңа өстәп синең белән ахырга кадәр бара алачак төркемне табу да бик кыен. Юлыңда нинди генә авырлыклар чыгуына карамастан, туктамыйча алга баруны дәвам итү мөһим! Бары тик шул очракта гына син теләгән нәтиҗәгә ирешә алырсың.
- Ун ел элек үзегезне әлеге вазифада күрә идегезме?
- Узган елның маенда мин төбәгебездә уздырылучы бәйгедә катнашырга булдым, тик икенче турга да үтә алмадым. Бу минем кәефемне төшермәде, ә киресенчә бары тик илһам чыганагы гына булды. 2018 елның язында «Удмуртия заряжает» форумында катнашканнан соң, мин тормышымның кардиналь рәвештә үзгәргәнен аңладым.
Берничә ай элек әлеге форумга эләгермен, дип тә уйламаган идем! Шуңа күрә максачан булу бик мөһим, мәгълүмат сине гел табачак, бары тик теләгең генә кирәк!
- Юлыгызда барлыкка килгән авырлыклар белән ничек көрәшә идегез?
- Мин - үҗәт сугышчы! Үз алдымда максат күрсәм, аның чынга ашуы өчен барлык кирәк-яракларны да табарга әзер мин. Мотивация дә минем өчен бик мөһим роль уйный. Якыннарымның ярдәме дә миңа бик кирәк, чөнки алар миңа гел илһам биреп тора.
- Лидер булу өчен үзеңдә нинди сыйфатлар булдыру мөһим?
- Тормышта ике мөһим пункт бар: үзеңә ышану һәм бирелгән барлык эшләрне башкарып бару. Мәктәптә бирелгән өй эшләре генә түгел, әлбәттә, тормыш, командаң тәлап иткәне дә. Ә үзеңә ышанмасаң, алдыңда барлык ишекләр ябык диярлек», - шушы сүзләрне мин укытучы һәм әни буларак балаларга еш кабатлыйм. Алар чын лидерларны тасвирлый, миңа калса.
- Тормыш девизыгыз нинди?
- «Моны башкарып чыгып булмый», «Бу бик авыр» сүзләре мине бик илһамландыра. Шул вакытта мин киресен исбатлар өчен барлык көчемне түгеп эшкә керешәм, чөнки «Чыгу юлын һәрвакыт табып була!»
- Лидер булып туалармы, әлеге сыйфатларны яши-яши булдыралармы?
- Дөресен генә әйткәндә, мәктәптә укыган чакта мин соры тычкан кебек бик «ябык» идем. Хәзерге сыйфаларга мин тора-бара гына ия булдым. Ләкин лидер булып туучылар да юк түгелдер. Иң мөһиме – үзеңнең сәләтеңне табып, шул юнәлештә эшләргә генә.
LEADERS BILER FORUM яңа очрашулар бүләк итә
«Волонтеры Победы» хәрәкәте белән танышуга багышланган остаханә үткәрер өчен Биләргә спикер буларак «Волонтеры Победы» үзәк штабының федераль программалар дирекциясе җитәкчесе Анастасия Новикова килде. Без аның белән әңгәмә кордык.
- Остаханәдән соң үзегезгә нинди фидбэк алдыгыз?
- Һәрберебезнең тормышы тулысынча диярлек Бөек Ватан сугышының нәтиҗәләре белән бәйле. Әлеге мәсьәлә яшьләрне дә нык борчый. Халыкның Бөек Җиңүгә нинди авырлыклар аша килгәнен алар гел истә тота. Мондый нәтиҗәгә туганнарының сугыш кырында көрәшкәннәре турында башкаларга сөйләгән балаларга карап килеп була. Шулай ук күп кенә катнашучыларның безнең хәрәкәт вәкилләре булырга теләве мине битараф калдыра алмады.
- Мондый остаханәләрдән балалар нинди файда ала?
- Киләсе елга Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел була. Тик, кызганычка каршы, 1941-нче ел вакыйгалары һәм хәзерге заман кешеләре арасындагы элемтә әкренләп юкка чыгып бара: без, үткәннәрне онытып, бүгенге көн кешеләре белән генә горурланып яшибез. Очрашу башында без волонтерлар һәм аларның оешмалары китергән файда турында әңгәмә кордык, ләкин бу хакта күпләр уйламый да икән. Шул сәбәпле әлеге темага багышланган сөйләшүләр бик актуаль, минемчә. Әлеге мастер-класслар яшьләрнең дөньяга карашын үзгәртә, киләчәккә куелган максатларын үзгәртергә ярдәм итә.
- Мәктәп укучылары белән очрашулар оешмагыз һәм шәхсән үзегез өчен нәрсә бирә?
- Мин мәктәп укучылары белән эшләргә бик яратам, чөнки күп кенә очракларда алар олылар эшләмәгәнне дә башкара ала. Балалар үз алдына төгәл максатлар куеп, хыяллары чынга ашканчы тырышалар. Аларның бернинди киртә, авырлыкка да карамыйча, югары нәтиҗәләргә ирешә алулары миңа көч һәм илһам бирә. Укучыларның эшләрен олыларныкы белән чагыштырып карасаң да, үзең өчен күп тәҗрибә туплап була. Хәрәкәтебез өчен дә бу бик мөһим. Оешмага караганда үзебез күпкә олырак булсак та, гамәлгә ашырылучы проектларыбыз төрле яшь аудиториясе өчен каралган. Балигъ булмаганнарның волонтерлар рәтенә керү теләге безне тагын да илһамландыра. Шундый кызыксынучан балаларга этәргеч бирү максаты белән без алар катнашы белән мөмкин кадәр күбрәк мастер-класслар оештырырга тырышабыз. Күптән түгел без Россия укучылар хәрәкәте белән уртак проектлар да эшли башладык, чөнки мондый төрдәге яңалыклар безнең өчен бик кирәкле.
Сәләт аудиториясе башка аудиторияләрдән аерыла
IT BILER FORUM-га спикер буларак читтән торып эшләү, интернет-сәүдә һәм максат кую буенча эксперт, тәҗрибәле инвестор һәм онлайн-бизнесмен, SEKIRO.RU «Читтән торып эшләү университеты»на нигез салучыларның берсе Ксения Секиро килгән иде. Аның белән сөйләшеп алдык.
IT BILER FORUM-га спикер буларак читтән торып эшләү, интернет-сәүдә һәм максат кую буенча эксперт, тәҗрибәле инвестор һәм онлайн-бизнесмен, SEKIRO.RU «Читтән торып эшләү университеты»на нигез салучыларның берсе Ксения Секиро килгән иде. Аның белән сөйләшеп алдык.
– Балаларны күңеленә үтеп керә алдым дип саныйм. Чөнки мин сөйләгәннәргә мәктәптә өйрәтмиләр.
– Сез нинди максат белән килгән идегез?
– Тәҗрибә уртаклашу максаты белән. Балаларга киләчәктә үсү өчен киңәшләр бирергә теләдем.
– Нинди киңәшләр бирдегез?
– Күбрәк укырга – көнгә кимендә 10-30 бит булса да. Максатлар куярга. Чөнки максатсыз хәрәкәтләнү бик кыен, кая барганыңны белмисең. Позитив булырга, кешегә ярдәм итәргә. Үзеңә дә ярдәм итүләрен, нәрсәдер бирүләрен көтеп түгел – болай гына ярдәм итәргә. Һәрвакыт белем тупларга, ничә яшь булуына карамастан. Телевизор карамаска, вакытны бушка уздырмаска. Инглиз телен өйрәнергә. Үзеңә ментор табарга, аны үрнәк итеп куярга, шуңа охшарга тырышырга.
– Сәләт аудиториясе башка аудиторияләрдән аерыламы?
– Бик аерыла! Мин монда үземнең комфорт зонасыннан чыктым. Гадәттә мин онлайн белем бирәм һәм миңа килүчеләр 25 яшьтән өлкәнрәкләр. Алар үзләренә нәрсә кирәген беләләр. Ә балалар сиңа ышанмыйча, шикләнеп карый, нәрсәгә кирәк инде бу, дип уйлыйлар. Аларның ышанычын яуларга кирәк. Ә бу белемнәр аларга бик кирәк булачак әле, мин моны төгәл беләм!
Сәләт «Бәләкәч»тән башлана!
SELET BILER FORUM-да «Бәләкәч» чатыры үз эшчәнлеген дәвам итә. Без проект җитәкчесе Алсу Фәйзрахманова белән әңгәмә кордык.
SELET BILER FORUM-да «Бәләкәч» чатыры үз эшчәнлеген дәвам итә. «Сәләт-Бәләкәч» – зур проект. Ул «Фәнсар»да Сәләт гаиләләре өчен елына 3 тапкыр үткәрелә торган сессияләрне һәм ел дәвамында «Сәләт йорты»нда эшләп килүче «Бәләкәч» клубын үз эченә ала. Бу проектның үзенчәлекләре һәм максат-бурычлары белән танышу өчен, «Бәләкәч» проекты җитәкчесе Алсу Фәйзрахманова белән әңгәмә кордык.
– Алсу, сәлам! «Бәләкәч» проекты белән таныштыр әле. Бу нинди проект?
– «Бәләкәч» – мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уку-укыту программасы. Аны булдырып, без баланы кечкенә яшеннән үк Сәләт мохитенә әзерлибез.
– Бу проектның бурычлары нинди?
– «Бәләкәч» балаларга аралашырга, бергәләп уйнарга һәм дөрес тәрбия алырга мөмкинлек бирә. Аның бурычлары да шуларга бәйләнгән. 12 яшькә кадәрге һәр бала да «Бәләкәч»кә килә ала.
– «Сәләт-Бәләкәч» проектының үзенчәлеге нидә?
– Беренчедән, «Бәләкәч» балаларның сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирә. Икенчедән, без балаларны укырга мәҗбүр итмибез, ә аларда белем алырга теләк уятабыз. Өченчедән, без балалар белән татар телендә эшлибез, алар үзара да татар телендә аралашалар. Дүртенчедән, бүгенгә Казанда чын татар үзәкләре күп түгел. Ә «Сәләт-Бәләкәч» – шуларның берсе.
– Проект кысаларында балалар өчен нинди программалар каралган?
– Көн дәвамында балалар өчен кызыклы уеннар, төрле тәрбия дәресләре каралган. Әйтик, тиздән безгә кунакка «Салават күпере» журналы киләчәк. Алар балалар өчен мавыктыргыч уеннар әзерләгән.
– Бүгенгә «Бәләкәч»кә ничә бала йөри?
– Аларның төгәл санын әйтү кыен. Төрле көнне төрлечә. Көн дәвамына якынча 50ләп бала килә.
ARTS BILER FORUM үз-үзеңә ышаныч тудыра!
ARTS BILER FORUM-да театр юнәлеше буенча катнашучыларга бәя бирүче Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, «Зө-Ләй-Лә» төркеме солисты Зөлфия Вәлиева белән сөйләшеп алдык.
– Зөлфия апа, Сәләт форумнарына ел да киләсез. Быелгы ARTS BILER FORUM ничек сезгә?
– Без Сәләт белән күптәннән элемтәдә, күптәннән дус. Мин әни кеше буларак та Сәләткә гашыйк: минем балам менә инде өченче елын Сәләткә йөри. Үземне дә остаз буларак даими чакырып торалар, бик теләп киләм. ARTS BILER FORUM-да инде икенче ел жюри буларак катнашам. Үсеш күренә. Мәгънә белән тулы форум бу.
– Ә ничек сезгә балалар?
– Сәләтле балалар бар, алар күренә. Ләкин ул балалардан: «Киләчәктә театр буенча китәчәксеңме?» дип сорагач: «Әни рөхсәт бирми шул», – дип җавап бирәләр. Никтер гел сәләтле балалар әйтә моны. Ләкин мин ышанам: алар барыбер үз юлларын табачак!
– Мондый форматтагы форумнар кирәкме соң, ничек уйлыйсыз?
– Әлбәттә, кирәк! Мин үзем Казан кызы булсам да, без бала чакта мондый чараларда катнашу мөмкинлеге юк иде. Һәм мин, театр юнәлеше буенча китү турында хыялланып йөрсәм дә, икеләнә, үз-үземә ышанмый идем: булдырырмын микән, сәләтем бар микән? Ә менә шушының кебек форумнарда катнашкан, шушындый остазлардан белем алган булсам, бәлки, берәр җылы сүз ишетеп, үз-үземә ышаныч уянып, сәләтемне иртәрәк ача башлаган булыр идем. Менә шуның белән бик файдалы ул ARTS BILER FORUM!
«ARTS BILER FORUM» ул – төбәкара музыка, хореография, театр сәнгате фестиваль-конкурсы. Ул «Мәдәният» Илкүләм проекты кысаларында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
ARTS BILER FORUM-да иҗат итәсе килеп тора!
ARTS BILER FORUM-да бию юнәлеше буенча катнашучыларга бәя бирүче хореограф-сәхнәгә куючы, педагог, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Дорога из города» бию театры җитәкчесе Лилия Баһаветдинова белән сөйләшеп алдык.
ARTS BILER FORUM-да бию юнәлеше буенча катнашучыларга бәя бирүче хореограф-сәхнәгә куючы, педагог, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Дорога из города» бию театры җитәкчесе Лилия Баһаветдинова белән сөйләшеп алдык.
– Ялгышмасак, сез Сәләттә беренче тапкыр бугай?
– Әйе. Ләкин Сәләт турында бик күп ишеткәнем бар иде. Үз күзләрем белән күрәсем килде. Менә, ниһаять, күрдем һәм ышандым: монда, чыннан да, шәп икән!
– Ә ARTS BILER FORUM ничек сезгә?
– Монда бик шәп, монда ирек! Иҗат итәргә ирек. Моның өчен бөтен шартлар да бар!
– Балаларның чыгышларын карадыгыз, әзерлекләренә нинди бәя бирерсез?
– Төрле дәрәҗәдәге балалар килгән: нуль дәрәҗәдәгеләре дә, бик яхшы дәрәҗәдәгеләре дә бар. Миңа ARTS BILER FORUM-ның белем бирә торган форум булуы ошый. Хәтта нуль дәрәҗәсендә булган бала да моннан нинди дә булса белем алып кайтып китәчәк. Сәхнәдә ничек иҗат итәргә, нәрсә иҗат итәргә икәнен аңлаячак. Ә сәләт бөтен кешедә дә бар ул. Кемгәдер уңыш елмайган – аның белән әйбәт педагоглар эшли. Кайберәүләрнең техникаларында хилафлыклар бар, ләкин техника ул вакыт белән килә. Милли колоритны бирә алган чыгышлар бик ошады.
– Ә сез балаларның чыгышларын караганда, беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәсез?
– Зәвык булу-булмаугадыр, мөгаен. Техникага да карыйбыз, әлбәттә. Ләкин техника бии-бии яхшыра ул. Ә зәвыкны педагоглар тәрбияләргә тиеш. Бала белән яхшы остаз эшләвен күрсәм, бик сөенәм инде.
– Форум катнашучыларына нәрсә теләр идегез?
– Иң төп теләгем укытучыларга: укырга, укырга, укырга. Фильмнар карагыз, күп укыгыз, белем алыгыз. Балаларны яратыгыз, аларны аңларга тырышыгыз һәм аларга яхшылык теләгез. Ә балаларга яхшы остазлар телим!
«ARTS BILER FORUM» ул – төбәкара музыка, хореография, театр сәнгате фестиваль-конкурсы. Ул «Мәдәният» Илкүләм проекты кысаларында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
ARTS BILER FORUM – киләчәккә кертем ул!
– Әмирхан, ничек сезгә ARTS BILER FORUM?
– Миңа бик ошый. Гомумән алганда, мондый чаралар бик кирәк дип саныйм. Чөнки бүгенге көндә яшьләр, урысча әйткәндә, предоставлены сами себе. Ә бу форумда аларга белем биреп, аларны сүз белән генә булса да дөрес юлга юнәлтеп була.
– Әгәр сез бала чакта мондый чаралар булса...
– Мин Сәләткә килгән саен әйтәм: без укыганда мондый чаралар, мондый форумнар юк иде. Бәлки, булгандыр да ул, тик безгә мәгълүмат килеп җитми иде. Мин рәхәтләнеп җәемне монда үткәрер идем!
– Бүген балаларны тыңладыгыз. Ничек алар сезгә? Өметлеләре бармы?
– Музыка юнәлешендә күп кенә кызыклы егетләр һәм кызлар бар. Алга таба тормышларын музыка белән бәйләргә теләсәләр, бу форум алар өчен менә дигән мөмкинлек! Хәзер төрле кастинглар бик күп үтә. Ләкин алардан барысы да бертөрле «шаблон» җырчылар гына чыга. Ә ARTS BILER FORUM-да балаларга үз стильләрен һәм юнәлешләрен табарга ярдәм итү буенча зур эш башкарыла. Моның өчен оештыручыларга афәрин!
– Бу форумда конкурс кына түгел, остаханәләр дә бар бит әле. Балалар белем дә алып кайтып китәләр...
– Менә мин дә шуны әйтәм! Хәзер кешеләр белем алу өчен зур акчалар түгә. 60-70 яшьтә дә укып йөрүче кешеләрне беләм. Ә монда балалар, үз кызыксынуларына карап, остаханәне сайлый ала. Аларга еллар дәвамында сыналган профессионаллар бушка сыйфатлы белем бирә. Мәктәптә бит уку программасын сайлый алмыйсың: анда бөтен кешегә дә бер үк программа. Ә мондый форумнарда балалар үзләре теләгәнне сайлый һәм кызыгып мәгълүмат туплый. ARTS BILER FORUM – бүген балаларга бирелгән мәгълүмат киләчәккә кертем ул.
«ARTS BILER FORUM» ул – төбәкара музыка, хореография, театр сәнгате фестиваль-конкурсы. Ул «Мәдәният» Илкүләм проекты кысаларында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Быел икенче тапкыр уздырыла: беренчесе узган ел оештырылган иде һәм бик уңышлы үтте.
Форумның үз бакчасы бар
Форум җирлегендә җәмәгать бакчасы ачылды. Ул алты смена дәвамында эшләячәк. Теләге булган һәркем анда яшел тәмләткечләр, үсентеләр һәм яшелчәләр утырта алачак.
Форум җирлегендә җәмәгать бакчасы ачылды. Ул алты смена дәвамында эшләячәк. Теләге булган һәркем анда яшел тәмләткечләр, үсентеләр һәм яшелчәләр утырта алачак.
Әлеге бакча һәм, гомумән, эко-юнәлеш турында эко-юнәлеш җитәкчесе Диана Газимова белән сөйләштек.
– Инде дүртенче ел рәттән форумнарда эко-юнәлеш эшли. Без уку-укыту сессияләренә төрле спикерларны чакырабыз. Темалар бик төрле: ничек экологик яшәү рәвеше алып барырга, нинди экологик гадәтләр бар, калдыкларны ничек киметергә һәм ничек аерырга, экологик сәяхәтләр, экология һәм роботлар, экологик бизнес, экология һәм спорт һ.б.
Шулай ук форум җирлегендә чүпне аерым җыюны оештырабыз, пластик һәм кәгазьне аерып җыю өчен махсус контейнерлар куелган.
– Белем бирү программасыннан тыш нинди чаралар уздырасыз?
– Алары да бик күп. Әйтик, эко-квиз – анда балалар эко-табышмакларга җавап бирәчәк; «Безнең фикер» – экологик темага дебатлар; стартап-дей – анда һәр алан үзе уйлап тапкан эко-проектны яклаячак; эко-talk – анысында һәр бала үзенең экологик яшәү рәвеше турында сөйли алачак.
– Бүген форум җирлегендә җәмәгать бакчасы ачылды. Нәрсә ул, аңлатып кит әле?
– Бу бакчада һәр теләге булган кеше үзенә түтәл бүлеп ала һәм анда үзе теләгән әйберне утырта, аннары аңа су сибеп, чүбен утап, карап тора, уңышы өлгергәч, аны җыеп ала. Һәр аланның үз түтәле һәм үз тартмасы булачак, үсентеләрне һәм орлыкларны без бирәбез, барысын да үзебез өйрәтәбез. Ә киләсе форумнар бу форумда башланган эшне дәвам итәчәк. Алтынчы форум азагында уңыш җыеп алырбыз, дип өметләнәбез. Бу проектта теләге булган һәркем катнаша ала.
– Ә бу проектның максаты нидә?
– Бу проектның һәм, гомумән, эко-юнәлешнең максаты – кешеләрне нинди генә шартларда да экологик яшәргә өйрәтү һәм моны яхшы гадәткә, яшәү рәвешенә әйләндерү.
Азалия Юнысова
«Сәләт-Азнакай» сменасы әйдаманы
- Син Сәләт берләшмәсенә ничек килеп кердең?
- Сәләткә очраклы рәвештә 2011-нче елда килеп эләктем. Ул вакытта дус кызым гади бер лагерьга барырга тәкъдим иткән иде. (Аны бары тик без гади дип уйлый идек) (Елмая). Шул вакыттан барысы да үзгәрде.
- Сәләттә иң яраткан өч сменаң.
- «Сәләт-Азнакай» аланы 2012, 2014 (сәлкеш ролендә булган сменалар), 2017 (беренче тапкыр әйдаман вазыйфасын башкарган смена).
- Ул вакыттагы Сәләт белән бүгенге Сәләтне чагыштыр әле.
- Әлбәттә, Сәләт үсә. Әмма, мине кайчандыр үзенә гашыйк иткән рух бераз югалып бара кебек.
- Син Сәләттә нинди эш башкарасың?
- Хәзерге вакытта мин «Сәләт-Азнакай» аланы әйдаманы.
- Синеңчә, Сәләткә нинди проектлар җитми?
- Минемчә, оешма бүгенге көндә күпкырлы үсеш алган һәм монда барысы да җитәрлек.
- Сәләттән тыш нәрсә белән шөгыльләнәсең?
- Сәләт эшчәнлеге белән беррәттән мин КФУда, Икътисад һәм финанс идарәсе институтында укыйм, ике югары белем алам һәм күптән түгел генә эшли башладым.
- Татарча иң яраткан сүзләрең яки фразаларың.
- Ян йөрәккәем!
- Сәлкешләргә теләгең.
- Сәлкешләргә оялмаска, берләшмә бирә торган мөмкинлекләрне дөрес кулланырга һәм коллекцияләрендә сары футболка булуы белән горурланырга телим!