Шәхес

Закир Субханкулов – «Асылташ» Сәләт мәктәбе укытучысы

«Асылташ» Сәләт мәктәбенең инглиз теле укытучысы Закир Субханкулов белән таныштырабыз.

Белеме:

- СамГИИЯ. Белгечлек: Инглиз филологиясе.

- Pune State University. Белгечлек: Public Administration and English.

– Мин тумышым белән борынгы Сәмәрканд шәһәреннән һәм безнең гаиләдә барыбыз да берничә телдә сөйләшә: әни белән әти – 4, абый 3 телдә. Шунлыктан мин һәрвакыт ике эш белән шөгыльләндем: инглиз теле һәм туризм.

Үзбәкстан, Һиндстан, Кытай һәм башка илләрдә укыттым. Walt Disney компаниясендә, шулай ук Кытай университетларында белем бирдем. Үземнең FeelEng дип аталган укыту методикамны булдырдым, Казанда инглиз телен өйрәнү үзәге ачып җибәрдем. Инглиз теле өстенлекле булган гимназияләрдә дә укыттым, – ди Закир.

Сертификатлары:

TESOL, UK.

TEFL-C, USA.

CELTA, UK.

Хобби:

Сәяхәт итү, китаплар, белем, спорт.

Нәрсә соң ул FeelEng:

Ул пазл методикасына корылган, ягъни дәресләрдә укучы (бала яки олы кеше) чит телне пазл җыйган шикелле интуитив рәвештә өйрәнә. Телне бу методика ярдәмендә үзләштергәндә үткән материалны гел кабатлап өйрәнергә кирәк түгел – һәр дәрестә сораулар, уеннар, биремнәр ярдәмендә билгеле бер кабатлаулар алгоритмы бар чөнки.

тулысынча укырга

Венера Галимова - «Асылташ» Сәләт мәктәбе укытучысы

«Асылташ» Сәләт мәктәбенең хореография укытучысы - Венера Галимова.

Белеме:

- Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган. Белгечлеге: укытучы, коллективның сәнгать җитәкчесе.

- «Белем бирү һәм педагогик фәннәр» юнәлеше буенча аспирантура тәмамлаган.

 

Эш тәҗрибәсе:

- югары квалификацияле педагог, педагоглык стажы 11 ел;

- 2009 нчы елдан бирле 6-63 яшьлекләргә хореография дәресләре бирә;

- 2013-2019 нчы елларда КФУ каршындагы «INDIGO» заманча хореография студиясе җитәкчесе;

- 2013 нче елдан «INDIGO kids» балалар хореография студиясе җитәкчесе;

- 2010-2020 нче елларда «Эстель» мода театрында педагог, хореограф-куючы;

- 2016-2017 нче елларда КДМИның хореография факультетында заманча һәм спорт-бал биюләре кафедрасы укытучысы;

- 2016-2017 нче елларда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры хореографы;

- 2017 нче елдан «Площадь свободы» заманча хореография фестивален оештыручы.

- Сәләттә 2009 нчы елдан. Әйдаман; «Сәләт - Австралия», «Сәләт-Питер» проектлары җитәкчесе; «Selet Prague School» катнашучысы; ARTS BILER FORUM-да бию юнәлеше җитәкчесе, «Сәмрух» премиясе иясе.

- «Сердце отдаю детям» республика конкурсының «Педагог дополнительного образования» номинациясендә лауреат (2018);

- «Учитель года города Казани» шәһәр конкурсы лауреаты;

- ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Организаторы воспитательного процесса» гранты иясе.

– Бала чактагы кызыксынуымның яраткан һөнәремә әйләнүенә бик шат мин. Бөтен тормышымны биюгә, хәрәкәткә багышлыйм, аны төрле яклап өйрәнәм. Белемнәремне арттырырга тырышам, төрле остаханәләргә, курсларга йөрим. Сәяхәт итәргә, театрга йөрергә, йога белән шөгыльләнергә һәм йөзәргә яратам, – ди Венера.

тулысынча укырга

Анна Шәрәфиева - «Асылташ» Сәләт мәктәбе укытучысы

«Асылташ» Сәләт мәктәбенең чираттагы укытучысы - Анна Шәрәфиева.

Белеме:
- 131-нче физика-математика лицее;
- КГАСУ, төзелеш факультеты, белгечлеге: ПГС;
- ИУЭП, физика укытучысы;
- Selet Prague School (2014).

Эш тәҗрибәсе:
- Белем бирү тәҗрибәсе 10 елдан артык;
- «Фәнсар» мәктәбендә физика укытучысы;
- Only Skills онлайн-мәктәбендә физика укытучысы;
- «Перелетная школа» (Һиндстан) укытучысы, 2019-2020.
- 89-нчы мәктәптә физика укытучысы.
- «Сәләт-Тел», «Сәләт-Санак», «Сәләт-Шәхес» сменаларында әйдаман һәм укытучы;
- 2015-2020 елларда Сәләт Форумында интеллектуаль турнир җитәкчесе һәм уку-укыту программасы кураторы;
- «Сәләт-Галәм» проекты координаторы.

Хобби: сәяхәт итәргә ярата. 18 илдә булган. Аркасына рюкзак асып, Алтай тауларына менгән. WoldSkills 2019 чемпионатында Горький паркында программа координаторы булып эшләгән.

- «Асылташ» Сәләт мәктәбенең «Тылсым лабораториясе»нә рәхим итегез! Үз кулларыбыз белән могҗиза тудырачакбыз, - ди Анна апа.
тулысынча укырга

Чулпан Гайфуллина - «Асылташ» Сәләт мәктәбе укытучысы

«Асылташ» Сәләт мәктәбе укытучысы, сыйныф җитәкчесе - Чулпан Гайфуллина.

Белеме:
- Түбән Кама педагогия көллияте,
2011 ел. Белгечлеге: башлангыч сыйныф укытучысы, инглиз теле.
- КФУ, 2015 ел. Белгечлеге: педагогик белем. Инглиз һәм француз телләре.

Эш тәҗрибәсе:
- «Каиссия» шахмат-шашка үзәге (Түбән Кама), шахмат укытучысы.
- Казанның 18-нче мәктәбе, башлангыч сыйныф укытучысы.
- International house (Кытай), инглиз теле укытучысы.

Хоббие: китап уку, шахмат уйнау, актив спорт төрләре, җәяү йөрү, кешеләр белән аралашу, сәяхәт итү.

- Сәләт мәктәбендә без укучыларны шәхес итеп үстерү, аларның сәләтләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудырабыз. Бергәләп мәктәп белем бирү системасын үзләштерербез, гомуми һәм аерым фәннәр буенча белем күнекмәләрен үстерербез. Укучыда белем алуга карата кызыксыну уятабыз, тәнкыйди фикерләү сәләтен үстерәбез, мөстәкыйль рәвештә фикер йөртергә өйрәтәбез һәм иҗади сәләтләренә юл ачабыз, - ди Чулпан апа.
тулысынча укырга

Илүзә Фәйзрахманова - «Асылташ» Сәләт мәктәбенең сынлы сәнгать укытучысы

Таныш булыгыз: «Асылташ» Сәләт мәктәбенең сынлы сәнгать укытучысы - Илүзә апа Фәйзрахманова.

Белеме:
Н.И. Фешин ис. Казан сәнгать училищесы (юнәлеше: «живописец–преподаватель»).
КФУның «Профессиональное обучение» бүлеге (юнәлеше: «дизайн интерьера»).
КГАСУның «Основы благоустройства и озеленения загородного участка» квалификация үстерү бүлеге.

Эш тәҗрибәсе:
16-нчы Балалар музакаль-хор мәктәбенең рәсем укытучысы, бүлек урынбасары, флорачы ярдәмчесе.
«Болгар-Туган тел» аланы әйдаманы, рәсем укытучысы.
«Сәләт-Осталар бистәсе» аланы укытучысы.
Biler Forum 2018, 2019-да «Бәләкәч» мәйданчыгы кураторы һәм укытучысы.

Хобби: шәҗәрә агачын рәсмиләштерә,
график дизайнны өйрәнә, сәяхәтләр һәм походлар белән илһамланам.

- Сынлы сәнгать студиясенең максатлары һәм бурычлары:
- формалар төзергә һәм график сурәт осталыгына өйрәтү;
- буяуларны кушып, яңа төсләр чыгарырга өйрәтү;
- перспектива законнары белән таныштыру;
- әвәләү аша төрле формаларны үзләштерү, вак моторика, елгырлыкны үстерү һәм күз ярдәмендә араларны билгеләргә өйрәтү;
- эстетик зәвык тәрбияләү, шәхси үзенчәлекне күрсәтергә мөмкинлек бирү, - ди Илүзә апа.
тулысынча укырга

Ландыш Фәттахова - Сәләт мәктәбе укытучысы

«Асылташ» Сәләт мәктәбе укытучылары белән таныштыра башлыйбыз! Ландыш апа Фәттәхованы «Бәләкәч» клубына йөрүчеләр белә инде.

Белеме:
КДПУның музыкаль белем бүлеге, музыка укытучысы;
И.Я.Яковлев исемендәге ЧДПУ «Эстрада вокалы укытучысы».

Эш тәҗрибәсе:
2001-нче елдан 24-нче балалар музыка мәктәбендә укытучы;
2014-нче елдан И.В. Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә эстрада вокалы укытучысы;
2015-нче елдан «Шарм» сәнгать үзәгендә эстрада вокалы укытучысы.

Хобби:
йөзү, йөгерү, үз куллары белән нәрсәдер ясау.

- «Асылташ» мәктәбендә курста иҗади фикерләүне, музыканы тоемлауны, ритм хисен һәм интонациянең сафлыгын үстерәбез, үзеңне җыр аша күрсәтергә өйрәтәбез. Халык алдында чыгыш ясау серләренә төшендерәбез, сәхнәдә үзеңне кыю тотарга һәм коллектив белән дустанә мөнәсәбәттә булырга өйрәтәбез, - ди Ландыш апа.


тулысынча укырга

«Балаларның янып торган күзләре һәм чиксез таланты ошады»

LEADERS BILER FORUM кысаларында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Хәйруллин Эдуард Фәрит улы белән иҗади очрашу узды. Ул форум катнашучыларына республикабызның соңгы 100 еллыгына багышланган «Татарстан 100: элек һәм хәзер» китабы турында сөйләде. Без аның белән аралашып, форумнан алган тәэсирләрен белдек.

- Ничек сезгә LEADERS BILER FORUM?

- Миңа балаларның янып торган күзләре һәм чиксез таланты бик ошады, шуңа күрә бу форум миңа бик күп энергия бирде. Шулай ук монда үзара сөйләшеп, бер-береңә сораулар биреп булуы да мине бик шатландырды. Ахырга таба безнең очрашуыбыз интервью форматына күчте. Ә бу жанр яхшы интервьюерларның бик аз булуы белән, кунакны сораштыру һәм аның сорауларына җавап бирүе белән дә катлаулы. Шуңа күрә мин сораулар бирүчеләргә чиксез рәхмәтле, чөнки алар аркылы ук балаларның кызыксынуы күренеп тора.

- Сезнеңчә, лидер нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

- Иң элек, лидер энергия белән тулы булырга тиеш. Аңа кеше «йолдыз» булганы өчен түгел, ә башкаларны чынлап торып үз артыннан алып бара алганы өчен тартылырга тиеш. Лидер шулай ук барысы да планлаштырылганча булып чыкмавыннан курыкмаска тиеш, миңа калса.

- Сезнең «Татарстан 100: элек һәм хәзер» китабыгыз Татарстанның булачак лидерларына ничек ярдәм итә алыр иде?

- Бу китап булачак лидерларга 1920 елда республиканы җитәкләгән кешеләрне белергә ярдәм итәр дип уйлыйм. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ул җитәкчеләр дәүләт белән бик яшь чакта ук идарә итә башлаган. Аларның үз бурычларын ничек үтәве, бу республиканы төзи башлавын күзәтү бик кызыклы. Бу яшьләрнең барысына да ирешә алуын раслый. Китап - яшьләрнең хәзерге көнгә кадәр көчен югалтмаган республика тудыруының мисалы.

- Әгәр Сәләт турында китап язсагыз, ул нәрсә турында булыр иде?

- Мин ул китапны монда булган һәр кешегә багышлар идем: ул Сәләткә үз шәһәреннән нәрсә алып килгән, башка райондагы иптәшенә нәрсәләр әйтергә тели... Миңа балаларның энергия, мәгълүмат һәм теләкләре белән үзара алышуы бик мөһим булыр иде.

тулысынча укырга

«Форумның масштабы гел киңәюе куандыра»

LEADERS BILER FORUM өченче ел рәттән Рәсәй мәктәп укучылары хәрәкәте белән берлектә уздырыла. Ике оешманың дуслыгы һәм форумнан алган тәэсирләре белән РДШ уку-укыту департаменты җитәкчесе Андрей Толкачев уртаклашты.

- Андрей, Сәләт белән РДШ-ның уртак эше турында нәрсә әйтә аласыз?

- Мин Сәләтне 2013 елдан бирле беләм, чөнки без монда еш кына Студентлар лигасы белән уртак мастер-класслар үткәрдек. Күптән түгел Сәләт һәм РДШ арасындагы дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыта башладык. Миңа калса, бу оешмалар арасындагы иң шәп бердәмлек.

- LEADERS BILER FORUM узган елларда үткәрелгән Сәләт форумнарыннан нәрсә белән аерыла?

- Монда Сәмрух стеласы барлыкка килгән! Элек мин бу символның мәгънәсен аңлап бетерми идем, ләкин лагерь тирәлеге буйлап экскурсиядән соң Сәләтнең хәтта шундый исемдәге премиясе дә булуын белдем. Мине форумның масштабы гел зураюы куандыра, киләсе елда форум катнашучылары саны тагын да күбрәк булыр дип өметләнәсе килә.

- Сезнеңчә, РДШ башка балалар иҗтимагый оешмаларыннан нәрсә белән аерыла?

- Балачакта мин үзем дә республикабызның балалар хәрәкәтләрендә катнаштым. Әйтик, бездә Сәләт, балалар оешмалары Советы, «Союз наследников Татарстана» кебек берләшмәләр бик нык үсеш алган. Ә РДШ - шушы балалар хәрәкәтләрен берләштерүче оешма. Тик шул ук вакытта монда алар үз мөстәкыйльлеген югалтмый. РДШ-ны федераль оешмалар белән чагыштырганда, шуны да онытмаска кирәк: бу балалар идеяләрен тормышка ашыру өчен үзенчәлекле мәйданчык. Шулай ук РДШ Бөтенроссия балалар үзәкләренә бару мөмкинлеге бирә торган координацияләүче оешмаларны да берләштерә.

- Яңа уку елына нинди яңа проектлар планлаштырылган?

- Хәзерге көндә инде күп проектлар гамәлгә ашырыла, әмма планлаштырылган эшләрнең серләрен ачып бетерә алмыйм. «РДШ белән Шопинг» проекты юнәлеше һәм исеме үзгәрәчәген генә әйтә алам. Аның ярдәмендә балалар акчаларын дөрес итеп тотарга өйрәнәчәк. Бу аларга киләчәктә дә бик кирәк булачак, минемчә.

- Форумда катнашучыларга нәрсә киңәш итәр идегез?

- Иң элек оялмаска һәм үз идеяләреңне тормышка ашырырга курыкмаска киңәш итәм. Шулай ук проектларыңны тиз арада күреп алуын да телим. Сез барысына да ирешә аласыз, моны онытмасагыз иде!

 

тулысынча укырга

«Форумның форматы бик үзенчәлекле»

MEDIA BILER FORUM-га Шаян ТВ каналының корреспонденты һәм телевизион блогеры Талия Төхфәтуллина да килде. Ул форум турындагы фикерләре белән уртаклашты.

- Талия, MEDIA BILER FORUM сездә нинди тәэсирләр калдырды?

- Форумга мин куркып кына килгән идем, чөнки монда мин үзем өчен яңа булган укытучы образында катнаштым. Ләкин беренче остаханәләремнән соң ук курку хисе юкка чыкты. Мин монда үземнең көчемне, белгәнәремне балаларга бирдем, ә алар миңа аны тагын да күбрәк күләмдә кайтарган шикеле булды.

- Ничек уйлыйсыз, мондый форматтагы форумнар киләчәктә дә уздырылырга тиешме?

- Әлбәттә, чөнки форумның форматы бик үзенчәлекле. Монда без бер-беребез белән аралашып, энергия, белемнәр белән алмаша алабыз. Кеше башка кызыклы шәхесләр белән аралашканда бу көч тагын да күбәя. Әйтик, мондагы ике кешенең көчен бергә кушсак, ике түгел, ә йөз энергия барлыкка килә!

- Балалар белән эшләүдән сез нинди тәэсирләр алдыгыз?

- Әйткәнемчә, монда курку хисе белән килгән идем, чөнки форумда катнашучыларның күбесе минем яшьтәшләрем. Шуңа күрә минем сөйләгәннәрем аларга кызыклы, файдалы булырмы икән дигән уйлар бик күп булды. Тик куркулар урынсыз булып чыкты, чөнки мине яхшы кабул иттеләр. Остаханәләрдә алар тыңлап кына утырмадылар, ә кызыксындырган сорауларын бирделәр, хисләре белән уртаклаштылар. Шуңа күрә алар миндә бары тик җылы тәэсирләр генә калдырды.

- Балаларга нинди киңәшләр бирер идегез?

- Аралашырга һәм ачык булырга! Син үзең дуслашырга оялсаң да, күңелең ачык булсын. Мондагы барлык мөмкинлекләрне кулланып өлгерергә кирәк. Чөнки бу энергия, идеяләр, бирелгән киңәшләр киләчәктә кирәк булырга мөмкин. Шуңа күрә бер дә оялмаска, һәр мизгелдән тәм алырга киңәш итәм.

тулысынча укырга

«Бу – медиа өлкәсендә иң шәп чара!»

MEDIA BILER FORUM спикерлары белән таныштыруны дәвам итәбез. Форумнан алган тәэсирләре белән «Ак Барс Банк» цифрлы маркетинг компетенцияләр үзәге җитәкчесе Василий Юзенчук уртаклашты.

- Василий, хәерле көн! Форумга нинди өметләр, фикерләр белән килдегез?

- Форумга минем беренче тапкыр гына килүем түгел. Мондагы балалар бик сәләтле, алар белән фикер алышып була, шуңа күрә мин Сәләткә бик теләп килдем.

- MEDIA BILER FORUM Сәләтнең башка форумнарыннан нәрсә белән аерыла?

- Узган елны ук форум югары дәрәҗәдә үтте, шуңа да карамастан, мондагы инфраструктура гел үзгәреп тора. Биләрдә балалар өчен дә, спикерлар өчен дә уңайлыклар тудырылган. Форум үсә, үзгәрә, ләкин шул ук вакытта баланс та саклана.

- Тормышларын медиа өлкәсе белән бәйләргә теләүче балаларга нинди киңәшләрегез бар?

- Беренче чиратта, күңелгә ятканны гына эшләргә, һөнәрне популярлыгы аркасында гына сайламаска кирәк. Берничә ел элек стратегик инициативалар агентлыгы «Топ-100 киләчәк һөнәрләре атласы» төзеде. Ул 2030 елда хәзерге һөнәрләрнең бер өлеше югаласын фаразлый. Тик яңа өлкәләр дә барлыкка килә. Хәзердән үк аларга әзерләнеп бетеп булмый, әлбәттә, шуңа күрә үзеңдә яңа компетенцияләр үстерү бик мөһим.

- MEDIA BILER FORUM-ның үзенчәлеге нәрсәдә?

- Беренче чиратта, форумда төрле тематик юнәлешләр бар. Минем өчен нәтиҗә бик мөһим, шуңа күрә MEDIA BILER FORUM-ның уку-укыту програмасының файдалы булуы миңа бик ошады. Мин бу өлкәдә балалар белән шактый эшлим һәм, дөресен әйткәндә, мондый форматтагы форумны минем күргәнем юк иде. Бу медиа өлкәсендә иң текә чара!

- MEDIA BILER FORUM ул – ...

- Бу – ял итәр өчен, яңа кешеләр белән танышып, тәҗрибә туплар өчен менә дигән мөмкинлек!

тулысынча укырга

«Сәләт – Татарстанның иң көчле брендларының берсе»

MEDIA BILER FORUM-га махсус кунак буларак Татарстанның топ-блогеры, шәхси бренд һәм блогосфера буенча спикер, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый Совет әгъзасы Алинә Гыймалтдинова чакырылды. Аның белән форум тудырган хис-кичерешләр турында сөйләштек.

- Алинә, MEDIA BILER FORUM сездә нинди тәэсирләр калдырды?

- Мин монда һәрвакыт энергия белән алмашыр өчен киләм. Балаларга игътибарың зур булса, алар да сиңа үз көчләрен кайтаралар. Биләр җирендә мин үземне яшьрәк хис итә башлыйм, чөнки монда физик халәтем дә, уйларым да шактый үзгәрә. Бу күренешне мин үзенә күрә бер детокс дип атар идем, тик монда син әле башкаларга файда да китерәсең.

- Сезнең форумда беренче генә катнашуыгыз түгел. Мондагы нинди үзгәрешләргә игътибар иттегез?

- Сәләт мохитендә мин инде 2004 елдан бирле кайныйм. Шушы вакыт эчендә ул үзенең «кыяфәтен» тулысынча диярлек үзгәрткән. Бу эволюцияне игътибарсыз калдырып булмый. Яңа алымнарның уку-укыту программасыннан тыш, техник якка да кагылышы мине бик сөендерде. Сәләт – Татарстанның иң көчле брендларының берсе, аңын бер өлеше була алуыма мин чиксез шат!

- Балалар белән эшләүдән нинди тәэсирләр алдыгыз?

- Һәр остаханә азагында балалар минем белән фотоларга төшеп, кызыксындырган сорауларын биреп, рәхмәтләрен җиткерделәр. Бу минем өчен бик мөһим! Мин барысын да аларның күзләре аша аңлыйм. Шуңа күрә остаханәмә балалар ябылган килеш килсә, мин аларга эмоцияләрен уртаклашырга ярдәм итәм. Шуннан күзләре балкый башласа, мин барысын да дөрес эшләдем дигән сүз!

- Тормышларын медиа өлкәсе белән бәйләргә теләүче балаларга нинди теләкләрегез бар?

- Иң элек үзеңне башкалар белән чагыштырмаска кирәк. Шулай ук монда индивидуальлегеңне дә онытмау мөһим. Башкалардан үрнәк алырга тәкъдим итүчеләр дә шактый, ләкин мин моның белән килешеп бетмим, чөнки без һәрберез үзенчәлекле һәм кабатланмас. Мине мондагы балаларның прогрессивлыгы да куандырды. Бу аларга бары тик уңай яктан гына тәэсир итсен иде!

- MEDIA BILER FORUM ул – ...

- Ул минем мәхәббәтем!

тулысынча укырга

«Сәләт бары тик алга гына атласын иде!»

MEDIA BILER FORUM үзенә спикер буларак журналист, блогерларны гына түгел, ә башка төрле һөнәр ияләрен дә җыя. Шуларның берсе – театр һәм кино артисты Артур Шәйдуллин белән әңгәмә кордык.

- Артур, хәерле көн! Балалар белән эшләүдән нинди тәэсирләр алдыгыз?

- Минем монда остаханәләрне беренче генә тапкыр бирүем түгел. Быел да мин сәлкешләр өчен төрле тренинглар үткәрдем. Алар үзләрен һәрвакыттагыча бик актив күрсәттеләр, кызыксындырган сорауларын бирделәр. Әлбәттә, бу вакыт эчендә генә актерлык һөнәре нигезләренә тулысынча төшенеп бетеп булмый. Шуңа да карамастан, бу өлкәнең нечкәлекләрен төрле яктан ачарга тырыштым. Форум бетәргә әле вакыт күп, димәк актерлык осталыгының башка якларын да яктыртырга вакыт бар!

- Башка елдагы форумнардан MEDIA BILER FORUM нәрсә белән аерылып тора?

- Мондагы үзгәрешләрне игътибарсыз калдырып булмый, чөнки уку-укыту программасы ягыннан да, инфраструктура ягыннан да форумнар гел яңарып тора. Иң мөһиме – Биләр җирендә балалар өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Минемчә, Сәләтнең кабатланмас тәҗрибәсе, рейтингы бар, шушы югарылыкны ул беркайчан да югалтмасын иде!

- Сезнеңчә, мондый форматтагы форумнар үткәрелергә тиешме?

- Әлбәттә, тиеш! Чөнки балалар көненә кимендә 2 остаханәдә катнаша ала, ә алга таба бу сан инде 3-4-кә җитә бит. Бәлки, киләчәкләрен дә алар шушы уку-укыту программасы аша билгели алырлар, шуңа күрә мондый чаралар гел үткәрелсен иде. Спикерлар саны күбәйсә, бу чара тагын да яхшырак узар иде, миңа калса. Ирешкән уңышларын югалтмыйча, Сәләт бары тик алга гына атласын иде!

- MEDIA BILER FORUM ул - ...

- Ул менә дигән җир!

тулысынча укырга

«Форумның масштабы зурайды»

SELET BILER FORUM спикерлары белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүгенге әңгәмәдәшебез – Санкт-Петербургның студентлар советы рәисе, Санкт-Петербургта Рәсәй укучылар хәрәкәтен гамәлгә куючы Александр Низов.

- Александр, сезнең Сәләткә беренче ел гына килүегез түгел. Быел нинди үзгәрешләрен билгеләп үтәр идегез?

- Мин өч ел буе Сәләтнең төрле сменаларында катнаштым. Шушы вакыт эчендә форумнарның масштабы зурайды. Тик бу балалар саны буенча түгел, ә чараны оештыру алымнары ягыннан: елдан-ел инфраструктура яңара, төрле локация, арт-объектлар барлыкка килә. Балалар да монда ял итәр өчен генә түгел, ә төрле экспертлар белән аралашудан яңа белемнәр алып, вакытларын файдалы уздырыр өчен киләләр.

- Форумнан нәрсә көтәсез?

- Мин стандарт булмаган фикер йөртергә, гадәти проблемаларга яңа яктан карарга әзер булган балалар белән очрашуны көтеп килдем. Чөнки нәкъ менә шушы яңа караш, спикер белән балалар арасындагы партнерлык үзенчәлекле бер нәтиҗә бирә. Бу балаларга киләчәкләрен планлаштырган вакытта бик кирәк булырга мөмкин, минемчә.

- SELET BILER FORUM ул - ...?

- Ул тормышны яхшы якка үзгәртергә әзер кешеләр җыела торган урын.

тулысынча укырга

«Монда һәрбер сәлкеш - үзе зур шәхес»

SELET BILER FORUM-ның спикеры – үсеш компетенцияләре тренеры, Алабуга шәһәрендәге «Барс» яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Миләүшә Гатина белән сөйләштек.

- Әлеге форум сездә нинди тәэсирләр калдырды?

- Миңа барысы да ошады. Монда һәрбер сәлкеш – үзе зур шәхес. Алар сәләтле, сәламәт, матур, акыллы... Шушы балаларның янып торган күзләренә карап, бездә дәрт уяна, һәм форумны алга таба дәвам итәсе килә башлый.

- Балалар турында нәрсә әйтерсез?

- Без үзенчәлекле сораулар һәм тукталышлардан торган квест уздырдык. Минем тукталышта төрле предметларны истә калдырып, аннары яттан сөйләп бирергә кирәк иде. Беренче карашка гади генә булып тоелса да, балаларга кыенлыклар тудырдым, бу аларга кызыклы булды.

- Форумда катнашучылар башка балалардан нәрсә белән аерыла?

- Мондагы һәр бала артында ниндидер тарих тора. Алар үз идеяләре, карашлары белән яши һәм биредә яңа яктан ачыла. Миңа шунысы бик ошады.

- SELET BILER FORUM ул - ...

- Ул яңалыкка омтылыш, сәламәтлек һәм мәхәббәт!

тулысынча укырга

«Мондый форматтагы форумнар бик кирәк!»

SELET BILER FORUM-га махсус кунак буларак «Иннополис мәктәбе» мөгаллиме, Сбербанкның «Вклад в будущее» хәйрия фонды шәхси үсеш буенча тренеры, «Сәләтлеләр Университеты 2.0» оешмасының карьера юнәлеше бирү буенча остазы Айнур Гаязетдинов чакырылды. Аның белән форум турында сөйләштек.

- SELET BILER FORUM сездә нинди тәэсирләр калдырды?

- Бу форумда мин балаларга стресска каршы торучанлык һәм «гибкость мышления» кебек тренинглар алып бардым. Шушы осталыкларны үзеңдә булдыру һәм арттыру турында сөйләдем. Монда миңа бөтенесе дә ошады: уздырылу урыны да матур, һава торышы да менә дигән булды. Балалар да бик тырыш, һәр эшкә күзләре янып тора. Авырлыклар килеп чыкса, чын күңелдән борчылалар, ә син аларга ярдәм итәргә тырышасың. Аларның татарча сөйләшүләре, җырлаулары күңелгә бик ятышлы, чөнки моны бөтен җирдә дә күреп булмый бит.

- Мондый форматтагы форумнарны кирәк дип саныйсызмы?

- Әлбәттә, кирәк, чөнки балалар 9 ай буе үзләренең шәһәрләрендә, авылларында яшәп яталар. Анда аларның бүтән төбәкләрдән килгән яшьтәшләре белән сөйләшергә мөмкинлекләре юк. Ә монда алар үзара сөйләшеп, уртак идеяләр табып, аны берәр нинди проект итеп эшләп, уйлап бетерергә мөмкиннәр. Чараның шушындый саф һавада, матур җирдә үтүе үзе бер рәхәт. Алар монда үзләрен яңа яктан күрсәтә, осталыкларын эштә файдалана ала.

- Балаларга нәрсәләр киңәш итер идегез?

- Иң мөһиме – курыкмасыннар иде. Ялгышлары булса да, бу тормышны сызып ташламый бит. Киресенчә, синең бу хатаны анализлап, киләчәктә дөрес юнәлештә үсәргә мөмкинлегең бар. Шуңа күрә ялгышырга кирәк, аннары үзеңне дөрес юнәлештә үстерә алачаксың.

тулысынча укырга

«SELET BILER FORUMны бик ошаттым!»

SELET BILER FORUM-га махсус кунак буларак «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уенында Борис Белозеров командасы уенчысы Ольга Быкова чакырылган иде. Ул интеллектуаль турнир һәм сәлкешләр өчен тренировка уздырды, соңыннан аның белән форумнан алган кичерешләре турында сөйләшеп алдык.

– Хәерле көн, Ольга! SELET BILER FORUM турында нинди фикер туды?

– SELET BILER FORUM-ны бик ошаттым. Моны сораган бөтен кешегә әйтәм. Үзизоляциядән соң мондагы мохит барыбызга да яхшы тәэсир итте, илһамландырды. Мине чакырган оештыручыларга зур рәхмәтемне белдерәм. Монда бик яхшы, үз эшләре белән янып йөри торган кешеләр җыелган. Әйткәнемчә, бу бик илһамландыра, сокландыра.

– Ә форумның форматы турында нәрсә әйтерсез?

– Бик файдалы формат дип уйлыйм. Форумда барган бөтен активлыкларны да күрә алмадым, чөнки моңа физик яктан җитешмәдем. Ләкин мин күргән интеллектуаль уенның нинди форматта узуы ошады. Без белә торган ЧГКда утырасың һәм бик күп сораулар бирәләр, ә монда уенның иҗади яктан баетканнар. Күңелсезләнмәс өчен бик яхшы бу!

– Балалар турында нәрсә әйтерсез?

– Балалар да искиткеч. Бергә тренировка үткәрдек. Башта оялып торгандай иттеләр: яңа мохит, яңа кешеләр, мин дә алар өчен яңа кеше бит. Ә аннары кызып киттеләр, күзләре яна башлады, аларның ничек итеп җавап биргәнен, уйлаганын күзәтү рәхәт иде. Тагын миңа балаларның үз аланнары өчен ничек җан атуы, бер-берсе өчен шатлануы, кочаклап котлаулары ошады.

– Форумга, катнашучыларына нәрсә теләр идегез?

– SELET BILER FORUM амбицияләрне тормышка ашырырга өйрәтә торган урын гына булмасын иде. Чынлыкта, бар нәрсәне дә нәтиҗә өчен түгел, процесстан тәм табу өчен эшләргә тиешбез бит. Форум катнашучылары һәм оештыручылары да шушы чарадан тәм тапсын иде дип телим. Бердәмлек, бергәлек мизгеленең, яңа нәрсәләр өйрәнүнең тәмен тапсыннар, һәрвакыт уңыш юлдаш булсын!

тулысынча укырга

«Мондый мохиткә эләгү турында күптән хыялландым»

ARTS BILER FORUM спикерлары белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүгенге әңгәмәдәшебез – биюче һәм хорегораф Александра Рудик.

- ARTS BILER FORUM-га нинди уйлар белән килдегез?

- Иң элек мин монда балалар белән очрашыр өчен килдем, чөнки 3 айлык үзизоляциядән соң кешеләр белән күрешәсем шундый килде! Башта мине мондагы черкиләрнең күплеге шаккатырды (елмая), ә хәзер исә аларның барлыгын мин бөтенләй сизмим дә диярлек, чөнки алар бу мохитне тулыландыргандай шикелле. Мондый даирәгә күптәннән эләгергә хыялландым, шуңа күрә бу күрешүне зарыгып көттем.

- Балалар белән эшләү нинди тәэсирләр калдырды?

- Монда кичергән хисләр, катнашучылар кебек үк, бик төрле булды. Шул төрлелек хәрәкәтләрдә дә чагылды, миңа шуны күзәтү аеруча ошады. Без монда балалар белән берлектә бию дә өйрәндек, шуңа күрә төрлелек пространствода да чагылыш таба иде, ә ул пространствоны һәркем үзе белән «тулыландыра», минемчә. Моны шулай ук кичке чараларда да сизеп була иде, чөнки анда балалар үзләрен бик аңлаучан тамашачы буларак та күрсәтә алды.

- Сез үз юнәлешегездә катнашкан балалардан канәгатьме?

- Әйе, әлбәттә! Миңа һәркемнең моннан тәҗрибә алып кайтып китүе мөһим. Хәтта үз ролемне дә мин үземә кыйммәтле һәм мөһим булган мәгълүматларны башкалар белән уртаклашуда дип уйлыйм. Мин монда максатыма ирешә алуыма бик шат!

- ARTS BILER FORUM балалары башка конкурс катнашучыларыннан нәрсә белән аерыла?

- Монда параллель рәвештә барган процессларны үз эченә ала торган билгеле бер мохит булдырыла, минемчә. Форумда балаларның «тышкы элемтәләр» булдыру мөмкинлеге бар, алар ярдәмендә катнашучылар үзләрен күрсәтә ала. Аларга, минемчә, әйләнә-тирә бик нык тәэсир итә, шуңа күрә, алар монда үзгәрә алганнар икән, бу яңа тәҗрибә дә булып тора. Миңа калса, ARTS BILER FORUM башкалардан шуның белән аерылып тора.

- Форум программасында нәрсәләрне үзгәртер идегез?

- Миңа Нурбәк, Маша, Ислам һәм Марсельнең импровизацияләре бик ошады! Әлеге перфоманста кайбер балаларның да катнаша алуы аеруча күңелемә хуш килде. Мондый перфоманс барлык катнашучылар белән дә уздырылсын иде: мәсәлән, җырчылар – биеп, ә биючеләр үзләрен театр яки җыр юнәлешләрендә сынап карый ала. Бу аларга бөтенләй башка яктан тәэсир итәр иде.

тулысынча укырга

«Форум мине үзенә масштабы белән гашыйк итте»

ARTS BILER FORUM үзенә елдан-ел яңа дуслар таба. Быел исә андыйлар рәтенә артист, «Җырчы Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү фонды» президенты Зөлфия Авзалова да керә. Аның белән әңгәмә корырга булдык.

- Хәерле көн, Зөлфия апа! ARTS BILER FORUM сездә нинди тәэсирләр калдырды?

- Иҗади конкурсларда моңа кадәр катнашканым булса да, мондый масштаблысында беренче тапкыр. Без үзебез дә Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль оештырабыз. Мондый чараларның һәрберсендә диярлек Татарстанның сәләтле җырчылар, композиторларга бай булуына шатланып туя алмыйм.

- ARTS BILER FORUM сез катнашкан башка чаралардан нәрсә белән аерыла?

- Әлеге форум мине үзенә масштабы белән гашыйк итте, чөнки биредә яшь җырчылардан тыш, биючеләр һәм нәфис сүз осталары да бер дулкында кайный. Монда үзеңне иркен хис итәр өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Әле шуңа да игътибар иттем: бирегә эләгү белән мин яшьлегемә кайткандай булдым!

- Монда катнашучыларга нинди киңәшләр бирер идегез?

- Минемчә, үз стилеңдә чыгыш ясасаң, тамашачыга бу күпкә кызыклырак тоеладыр, шуңа күрә бу эштә төрле атаклы җырчыларны кабатламаска тырышырга кирәк. Биредә һәр кеше индивидуаль, һәм башкалардан аерылуын ул үзенчә күрсәтергә тиеш. Шул ук халык җырларын гына алыйк, аларның һәрберсен төрлечә башкарып була бит: заманча да, иң беренче уйлап чыгарылган стильдә дә... Шулай ук репертуарга керәсе җырны сайлауга һәм җырның һәр сүзе аңлаешлы булуына да җитди карарга кирәк.

- Форумда сезгә иң ошаган әйберләр рәтенә тагын нәрсәләрне кертер идегез?

- Иң элек мин Биләр җирлегенең гаҗәеп матур табигатенә игътибар иттем. Шулай ук гел елмаеп кына торган сәлкеш-әйдаманнар да мине битараф калдыра алмады. Гомумән, бу бик шәп мохит, чөнки биредә үзеңне гел рәхәт хис итәсең!

- Сезнеңчә, балаларга бу форум нинди яктан файдалы була ала?

- Иң элек Биләрдә уздырылучы форумнар һәр балада этика, мәдәнияткә мәхәббәт тәрбиялидер, миңа калса. Ә инде икенче яктан карасаң, форумнар балаларга үзләрен ниндидер бер һөнәр иясе урынына куярга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, ARTS BILER FORUM-да алар үзләрен җырчы, биюче яисә театр артисты итеп хис итә ала. Форумның мондый форматта уздырылуы миңа бик ошый, киләчәктә дә ул төрле яшь сәнгать ияләрен бер урында җыюын дәвам итсен иде!

тулысынча укырга

«Йолдыз»лы әңгәмә

Быел «Сәләткә нур булган йолдызлар» әдәби конкурсының финалы яңа форматта – ARTS BILER FORUM кысаларында уза. Без бәйгенең жюри әгъзасы, Сәләт активисты, шагыйрь Йолдыз Миннуллина белән сөйләшеп алдык.

- Сәлам, Йолдыз! Сәләт белән дуслыгыгыз кайчаннан башланды?

- Мин Сәләт дөньясына 1999-нчы елда Биләр аланы аша кереп киттем. Шул мизгелдән бирле Сәләтне сагынып яши башладым. Бу мохитнең аерым бер исен, җырларын сагынып атналар буе эшләмичә дә ята ала идем. Ел буе төрле олимпиадаларда җиңәргә тырышып йөрүем әле дә исемдә. Ул җиңүләр киләчәктә кирәк булыр дип түгел, ә бары тик Сәләт мохитенә яңадан чумар өчен генә яулана иде!

- Ә, гомумән, ARTS BILER FORUM-ны алсак, ни өчен монда ел да кайтасыгыз килә?

- Сәләт минем өчен гаилә булса (ә гаиләдә, белгәнебезчә, төрле кешеләр була: «физиклар», «медиклар» һәм башкалар), ARTS BILER FORUM синең өлкәңдә кайнаучылар җыела торган урын. Монда өйдә дә сөйләшә алмаган темаларга аралашып була. Бу форум сине яңа кешеләр белән таныштыра, үз даирәңдә кайнамаучылар белән дә элемтә ныгытырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, монда кайнау күзаллавыңны үзгәртә, киләчәккә ышаныч белән карарга булыша, яңа мөмкинлекләр бирә.

- Сезнеңчә, быелгы «Сәләткә нур булган йолдызлар» конкурсы башка елдагылардан нәрсә белән аерыла?

- Элек бу бәйгенең нәтиҗәләре катнашучының җибәрелгән эшләре буенча гына билгеләнә иде. Мондый очракта урыннар очраклы да була ала. Ә быел исә без аларны сынап та карый алабыз. Сәләттә әдәби юнәлешкә дә урын бирелүе бик яхшы, чөнки Сәләт әдәбият дөньясын башка яктан ача. Киләчәктә дә әлеге конкурс үсәр, зур үрләргә ирешер, дип ышанам.
тулысынча укырга

«Сәләт-Батыр»: төп юнәлеш – музыка

Сәләт аланнары директорлары белән таныштыруны дәвам итәбез! Бүгенге әңгәмәдәшебез – «Сәләт-Батыр» аланы директоры Сәгыйть Камалиев.

– Сәлам, Сәгыйть! Үзең белән таныштырып кит әле: кем син, кайдан син?

– «Кем мин?» – фәлсәфи сорау (көлә). Хәзерге вакытта мин эшлим, эшем онлайн курслар белән бәйле, мин бөтен процессларның автоматлашуы өчен җаваплы. Казанда тудым һәм хәзер дә шушында яшим. Төркиядә укып кайттым.

– Сәләттән кала нәрсә белән шөгыльләнәсең?

– Мин, гомумән, актив тормыш рәвеше алып барам. Дачага еш барам, бик кәттә дачник мин (көлә), кемпингларга да йөрим. Тагын тормышымда гитара, видеомонтаж бар.

– Сәләт дөньясына кайчан килеп кердең?

– Бала чакта ук. 2010-нчы ел иде – «Сәләт-Раушан»га сәлкеш булып бардым. Аннан соң 3 ел дәвамында «Раушан»га йөрдем. Ә 2014-тә «Сәләт-Кандракүл»гә әйдаман булып бардым.

– Тагын нинди кызыксынуларың бар?

– Мин күп нәрсә белән кызыксынам. Әйткәнемчә, табигатькә чыгарга яратам. Тагын үз шәһәремне өйрәнергә яратам. Биш ел булмадым бит Казанда, ул вакыт эчендә шәһәр бик үзгәргән. Мин шундый урбан ачышлар ясаучы (көлә), шәһәрдәге шәп урыннарны эзләп табучы.

– Быел син «Сәләт-Батыр» сменасы директоры. Аның үзенчәлекләре турында әйтеп кит әле.

– Мин инде икенче ел рәттән «Сәләт-Батыр»га директор булып барам. Бу алан 2013-нче елда туган, һәм шушы вакыт эчендә билгеле бер юнәлешсез генә яшәгән. Менә инде өч ел смена Биләрдә уза, ә үзебезнең база төзекләндерелә. Быел коронавирус смена программасына бераз гына үзгәреш кертергә мәҗбүр итте. Төп юнәлеш итеп музыканы алдык. Программа төзегәндә зур игътибарны шул өлкәгә бирдек. Бу юнәлештә безне пионерлар дип атасаң да була.

тулысынча укырга