Төбәкара «Болгар-Туган тел» чатыр аланы

«Болгар – Туган тел» аланы беренче тапкыр 2014-нче елда оештырылды һәм үзенә Россиянең 11 субъектыннан 500-дән артык сәләтле баланы җыйды. Алан программасы татар телен, мәдәниятен өйрәнүгә, телне тормышның төрле өлкәләрендә гамәли кулланышын арттыруга юнәлтелгән. Программа катнашучыларның һәркайсын татар мәдәниятенә шәхсән мөнәсәбәтле итеп тоярга мөмкинлек тудыра һәм бер-берсен тулыландыра торган төрле тематик блокларга бүленгән мәдәни һәм белем бирү чараларыннан төзелә.

Проектның максаты – татар телен өйрәнүгә яшьләрнең игътибарын җәлеп итү.

«Болгар – Туган Тел» үз алдына куйган төп ике бурычны үтәргә омтыла:

-          Яңа мәгълүмати һәм методик эшләнмәләр кулланып, татар телен тирәнтен өйрәнү, татар телле мохит булдыру;

-          Татар мәдәнияте традицияләрен кабул итү һәм үзләштерү. Актив позицияле сәләтле шәхес тәрбияләүдә инновацион алымнар куллану.

Алан эшчәнлеге «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы»н тормышка ашыру кысаларында Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм КФУның ИФМК белән берлектә оештырыла. 

Җитәкчелек