Төбәкара балалар һәм яшьләрнең «Агыйдел» интеллектуаль иҗат форумы

«Агыйдел» форумы 2014-нче елдан Актаныш муниципаль районында Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән җыелган укучылар катнашында Агыйдел елгасы ярында чатыр аланы форматында уза.

Форумның темасы – проектлар белән идарә итү. Форум көннәрендә «Нәрсә ул проект һәм аны ничек булдырырга?», «Үз проектыңны ничек уникаль, технологик итәргә?»,  «Проектны тормышка ашыру өчен нинди перспектив мөмкинлекләр бар?» кебек сорауларга җавап бирә торган уникаль программа эшли.

Форумда катнашучылар (8-11-нче сыйныф) укучылары) уку-укыту программасы кысаларында галимнәр, эшмәкәрләр, технопарк һәм инновацион оешма җитәкчеләре белән очраша.

Проектның максаты – проектларны камилләштерү һәм уникаль продукт технологияләре дәрәҗәсенә җиткерү өчен ресурслы мохит булдыру. Проект Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Актаныш муниципаль районы администрациясе белән берлектә оештырыла. 
Җитәкчелек