«Сәләт ВикиМәктәбе» уку-укыту проекты

Бүгенге көндә безнең һәрберебез дә интернет һәм Википедия белән куллана. Әлеге интернет-энциклопедиягә барлык кеше дә үз өлешен кертә ала. Энциклопедия шактый күп телләрдә алып барыла, шулай ук татарча да. Безнең оешмабызның төп максатлары туган татар телне саклау һәм үстерү булганлыктан, 2016-нчы елда Фәрһад абый Фәткуллин инициативасы белән «Сәләт ВикиМәктәбе» проекты барлыкка килә.Проект үз эшчәнлеген 2016-нчы елда башлап җибәрә.
«Сәләт ВикиМәктәбе»нең төп максатлары:
- Татар телле яшьләрне Викимедиа проектлары бирә торган мөмкинлекләрне куллануга өйрәтү;
- Викимедиа платформасын Сәләтнең проектларына кертү;
- XXI гасыр татар телле интеллигенциясенә нигез салу.
«XXI гасырда барлык мөһим булган мәгълүмат төрле интернет-ресурсларда саклана. Асылда, мәгълүматның ниндидер телдә булуы, аеруча Викимедиа проектында булган очракта – телнең үсешенә китерә. Татар телле балаларны Википедия, Викихәбәрләргә җәлеп итәр өчен, 2016-нчы елдан башлап төрле проект чараларын оештырам», ассызыклый проектның элекке җитәкчесе Тимерхан Шәйхетдинов.
Проект кысаларында, төп чара итеп, уку-укыту программасы каралган.
Соңыннан программаны узган катнашучылар өчен практика чоры башлана, һәм ул киләсе пунктлардан гыйбарәт:
- Дөньяның төрле почмакларында узучы вики-чараларында бушлай катнашу мөмкинлеге;
- «Сәләт ВикиМәктәбе» курсларын үтүне раслаучы 3 телле Викимедиа таныклыгын алу;
- Бер ел дәвамында Викихәбәрләр порталына мәкаләләр язып торган очракта, катнашучыга журналист таныклыгы бирелү;
- Татарстанның мәдәни һәм социаль-икътисади объектлары буенча вики-сәфәрләр катнашучы булу мөмкинлеге;
- Халыкара энциклопедик мәкалә язу конкурсларында катнашып, җиңү яулау;
- «Фәнсар» ФМҮндә проектның күчмә сессия форматында эшләү.