Сәләткә нур булган йолдызлар

Флүс Латыйфи исемендәге X «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсның максаты – талантлы яшь авторларның татар әдәбияты өлкәсендәге иҗади потенциалын үстерүдә булышлык күрсәтү.

Конкурс үз алдына түбәндәге бурычларны куя һәм гамәлгә ашыра:

– әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны һәм яшьләрне барлау, аларга иҗади яктан камилләшүдә, үсүдә ярдәм күрсәтү;

– балаларда һәм яшьләрдә эстетик зәвык һәм әдәби мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү;

– сәләтле яшь язучыларның игътибарын хәзерге заман татар әдәбиятына һәм татар халкының рухи мирасына юнәлдерү;

– талантлы язучы һәм «Сәләт» оешмасы катнашучыларының остазы танылган татар язучысы Флүс Латыйфиның исемен Сәләт мохитендә яңгырату һәм яшәтү;

– сәләтле яшьләрне «Сәләт» оешмасының проекталарына чакыру.

Конкурс шигърият, чәчмә әсәр, драматургия, балалар әдәбияты һәм публицистика номинацияләрендә үтә. Казыйлар шурасына Татарстан Язучылар союзы әгъзалары, танылган шагыйрьләр, язучылар, журналистлар керә.

Проект Президент грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Ул түбәндәге номинацияләр буенча үтә:
– шигърият,
– чәчмә әсәр,
– балалар әдәбияты,
– драматургия,
– публицистика.

Конкурста 11 яшьтән алып 22 яшькә кадәр булган сәләтле мәктәп балалары һәм белем бирү оешмалары студентлары катнаша ала.
⠀ 
Гаризалар 5 апрельгә кадәр кабул ителә. Конкурсның нигезләмәсе белән монда таныша аласыз. 

Гариза тутырырга

Җитәкчелек