«Яшь йөрәкләр» театр лабораториясе

«Яшь йөрәкләр» театр лабораториясе Татарстан Республикасының «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан Яшьләр минстрлыгы каршындагы ДБУ «Сәләт» яшьләр үзәге белән берлектә тормышка ашырыла.

Лабораториянең максаты - киләчәк буынга рухи һәм әхлакый-эстетик тәрбия бирү, яшьләрнең иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерү, аларны хуплау.

Лаборатория үз алдына түбәндәге бурычларны куя:

- яшьләрнең иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру;

- балаларда һәм яшьләрдә татар театр мәдәниятенә кызыксыну уяту;

- яшь буынны татар театр мәдәнияте кыйммәтләренә җәлеп итү;

- укучыларның танып белү эшчәнлеген активлаштыруның яңа ысулларын эзләү, аларның үз халкының мәдәни мирасына кызыксынуы, театр сәнгате ярдәмендә рухи-әхлакый кыйммәтләрне кабул итүенә этәргеч бирү;

- яшьләрнең иҗади үсеше өчен шартлар тудыру;

- иҗади тәҗрибә алмашу аша актерлык осталыгы дәрәҗәсен күтәрү;

- яшүсмерләрнең һөнәри ориентациясен билгеләүгә ярдәм итү.

- сәләтле яшьләр арасында яңа исемнәр ачу һәм аларның үсешенә ярдәм итү.


Лабораториядә махсус театраль белеме булган яки үзешчән (профессиональ булмаган), гариза биреп теләген белдергән мәктәп укучылары һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук башка учреждениеләрдә белем алган, яки хезмәт иткән яшьләр катнаша ала.


Лабораториядә катнашырга теләүчеләр 2023 елның 30 сентябренә кадәр selet.biz сайтында күрсәтелгән формада гариза җибәрергә тиеш.

НИГЕЗЛӘМӘ

ГАРИЗА БИРЕРГӘ

Җитәкчелек
  • Алсу Валиева

    Проектның җитәкчесе

    vaaalieva05@mail.ru

    +79393130784