Сәләткә нур булган йолдызлар

Флүс Латыйфи исемендәге «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсның максаты – талантлы яшь авторларның татар әдәбияты өлкәсендәге иҗади потенциалын үстерүдә булышлык күрсәтү.

Конкурс үз алдына түбәндәге бурычларны куя һәм гамәлгә ашыра:

– әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны һәм яшьләрне барлау, аларга иҗади яктан камилләшүдә, үсүдә ярдәм күрсәтү;

– балаларда һәм яшьләрдә эстетик зәвык һәм әдәби мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү;

– сәләтле яшь язучыларның игътибарын хәзерге заман татар әдәбиятына һәм татар халкының рухи мирасына юнәлдерү;

– талантлы язучы һәм «Сәләт» оешмасы катнашучыларының остазы танылган татар язучысы Флүс Латыйфиның исемен Сәләт мохитендә яңгырату һәм яшәтү;

– сәләтле яшьләрне Сәләт оешмасы проектларына җәлеп итү.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә: 

– шигърият; 

– чәчмә әсәр; 

– балалар әдәбияты; 

– драматургия; 

– публицистика; 

– әдәби тәнкыйт; 

– «Сәләткә - 30» (махсус номинация).

Конкурсның казыйлар шурасына Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары, танылган шагыйрьләр һәм прозаиклар, күренекле журналистлар һәм мәдәният эшлеклеләре керә. Конкурсның нәтиҗәләре баш казый имзалаган протокол белән раслана.

Конкурста 7 яшьтән алып 25 яшькә кадәр булган сәләтле мәктәп балалары һәм белем бирү оешмалары студентлары катнаша ала.
⠀ 
Гаризалар 5 апрельгә кадәр кабул ителә. Конкурсның нигезләмәсе белән монда таныша аласыз. 

ГАРИЗА БИРЕРГӘ

Җитәкчелек