«Геннадий Айги һәм Кави Латыйп варислары»

I регионара «Геннадий Айги һәм Кави Латыйп варислары» ачык әдәби конкурсының максаты – сәләтле яшь авторларның әдәбият өлкәсендәге иҗади потенциалын үстерүдә булышлык күрсәтү. Конкурсның үзенчәлеге – ике телдә – татар һәм чуваш телләрендә үтүе.


 Конкурс үз алдына түбәндәге бурычларны куя һәм гамәлгә ашыра:

– әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны һәм яшьләрне барлау, аларга иҗади яктан камилләшүдә, үсүдә ярдәм күрсәтү;

– балаларда һәм яшьләрдә эстетик зәвык һәм әдәби мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү;

– сәләтле яшь язучыларның игътибарын хәзерге заман әдәбиятына һәм халкының рухи мирасына юнәлдерү;

– төрле милләт халыклары арасында дуслык җепләре булдыру;

– сәләтле яшьләрне Сәләт оешмасы проектларына җәлеп итү.


Ул түбәндәге номинацияләр буенча үтә:

– татар шигърияте / чуваш шигърияте;

– татар телендә чәчмә әсәр / чуваш телендә чәчмә әсәр;

– татар телендә балалар әдәбияты / чуваш телендә балалар әдәбияты;

– татар драматургиясе / чуваш драматургиясе;

– татар публицистикасы / чуваш публицистикасы.


Казыйлар шурасына Татарстан һәм Чувашия Язучылар союзы әгъзалары, танылган татар һәм чуваш шагыйрьләре, язучылар һәм журналистлар керә.

Конкурста 11 яшьтән алып 21 яшькә кадәр булган сәләтле мәктәп балалары һәм белем бирү оешмалары студентлары катнаша ала.

Гаризалар 13 октябрьгә кадәр кабул ителә. Конкурсның нигезләмәсе белән монда таныша аласыз.


ГАРИЗА БИРЕРГӘ
Җитәкчелек