Кичә - сәлкеш, бүген - әйдаман! кире кайтырга

Вчера - сәлкеш, сегодня - вожатый!

28 гыйнвар «Йолдызлы» Сәләтле балалар һәм яшьләр ял итү һәм уку үзәгенә быелгы җәйне Сәләт аланнарында әйдаман ролендә үткәрергә теләүче яшьләр җыелды. Биредә 2 февральгә кадәр «Әйдаманнар мәктәбе»нең күчмә сессиясе узды.

«Әйдаманнар мәктәбе» Сәләт берләшмәсенең иң мөһим проектларының берсе булып тора. Аның кысаларында җәйге профильле сменаларга әйдаманнар әзерләү өчен команда туплана һәм алар өчен ел дәвамында уку-укыту программасы оештырыла. Профильле Сәләт аланнарына әйдаманнар туплау максатында уздырылучы проект студентларга Сәләт дөньясы белән танышырга, лидерлык сәләтләрен үстерергә мөмкинлек бирә. Смена дәвамында үзләрен бары уңай яктан күрсәткән иң яхшы әйдаманнар «Әйдаманнар ярышы»нда катнаша, аның нәтиҗәләре буенча «Ел әйдаманы» билгеләнә.

Агымдагы елда узган «Әйдаманнар мәктәбе»ндә Татарстан Республикасының төрле почмакларыннан, күрше төбәкләрдән һәм шәһәрләрдән килгән әйдаман булырга теләүче 140 егет һәм кыз катнашты. 6 көн дәвамында алар креатив фикер йөртергә, лидер булырга, сәлкешләр һәм аларның әти-әниләре белән уртак тел таба белергә, педагогик очракларны чишәргә, шәмчекләр, уеннар, кичке чаралар, төркем вакытлары үткәрергә, беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнде, Сәләтнең традицияләре, принциплары, әйдаман функционалы белән танышты. Моннан тыш, уку-укыту программасы кысаларында узган тренингларда спикерлар балаларның психологик үзекчәлекләре, норматив-хокукый база, көтелмәгән очракларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде.

Уку-укыту программасының ахырында катнашучыларның «Әйдаманнар мәктәбе» кысаларында тупланган белемнәре тикшерелде. Бу елгы проектның төп үзенчәлеге: абый-апалар шәмчекләр, уеннар, кичке чаралар үткәрү буенча һәм интеллектуаль конкурсларда үзара көч сынашты. Барлык биремнәрне уңышлы узган әйдаманнарга махсус таныклыклар тапшрылды.

XXIII «Әйдаманнар мәктәбе» 140 студентка бу җәйдә «абый», «апа» исемен йөртергә мөмкинлек бирде. Аларга биредә алган белемнәрен гамәлдә кулланып, сменаларын бик күңелле итеп үткәрүләрен телибез!