«Асылташ» Сәләт мәктәбендә «Төрки илләр буенча сәяхәт» фестивале булып узды кире кайтырга

В школе Сәләт «Асылташ» прошел фестиваль «Путешествие по тюркским странам»
22 март «Асылташ» Сәләт мәктәбендә оештырылучы «Төрки илләр буенча сәяхәт» проекты атналыгының йомгаклау чарасы узды. Фестивальгә укучылар һәм аларның мөгаллимнәре генә түгел, балаларның әти-әниләре, абыйлар-апалары, күршеләре дә бик тырышып әзерләнде. Чарада чын бәйрәм мохите булдыруга һәркем үз өлешен кертте. Гимназиянең бизәлеше, укучыларның, тамашачыларның милли киемнәре, кунаклар өчен әзерләнгән сый-нигъмәтләр төрки илләр буенча сәяхәт мохитен тудырды. Сәяхәтнең маршруты 8 илдән торды. Алып баручылар тамашачыларны һәр төрки төбәкнең тарихы белән таныштырды, алар турында кызыклы фактлар сөйләп үтте. Укучылар килгән кунакларга Төркия, Үзбәкстан, Әзербәйҗан, Төркмәнстан, Казахстан, Якутия, Башкортостан һәм Республикабыз Татарстан халыкларының милли үзенчәлекләрен чагылдырган чыгышларын тәкъдим итте. Һәр төрки ил халыкларының милли костюмнары, ризыклары, уеннары, җырлары, биюләре, гореф-гадәтләре – боларның барысы да «Төрки илләр буенча сәяхәт» фестивалендә, чын мәгънәсендә, бәйрәм рухы тудырды. Моннан тыш, кичәгә килгән кунаклар һәм укучылар фестиваль кысаларында оештырылган күргәзмә белән таныша һәм төрки илләрнед милли ризыкларын авыз итә алды. Асылташлар ел дәвамында Сәләттә һәм мәктәптә уздырылучы проектларда, чараларда актив катнаша. «Төрки илләр буенча сәяхәт» проекты үз чиратында балаларның башка милләтләр, аларның тарихы, мәдәнияте белән, гаиләләрнең бер-берсе белән якыннанрак танышуы, кызыксындырган сорауларына җаваплар табуы өчен шәп мөмкинлек булып тора.