«Сәләтле җәй - 2024» ял итү кампаниясе старт алды кире кайтырга

Стартовала летняя оздоровительная кампания «Сәләтле җәй - 2024»

Сәлкешләр һәм аларның әти-әниләре бигрәк тә зарыгып көткән яңалык: бүгеннән «Сәләтле җәй - 2024» ял итү кампаниясе үз эшчәнлеген башлап җибәрә!

Һәр баланың үзенә ошаган профильле аланны сайлау һәм шушы юнәлешне тирәнтен өйрәнү мөмкинлеге бар. Җәйге аланнарның исемлеге белән Сәләтнең рәсми сайтында танышырга мөмкин, гаризалар portfolio-selet.ru сайтында кабул ителә.

«Сәләтле җәй – 2024» ял итү кампаниясе кысаларында, гадәттәгечә, профильле сменалар, төбәкара чатырлы «Болгар –Туган тел» аланы, XIII Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы һәм «Иске Казан» җыены узачак.

2023 елның җәендә Сәләт берләшмәсе тарафыннан Татарстан, Чувашия, Башкортстан һәм Кырым Республикаларында 30 профильле алан уңышлы уздырылды. Бу вакыт эчендә Сәләт аланнары һәм Форумнарында 14000нән артык кеше ял итте, алар белән 500 дән артык әйдаман эшләде. Агымдагы елда сменаларның саны артты. Бу, димәк җәен Сәләт аланнары тагын да күбрәк яшьләрне кабул итә алачак. Шулай ук, халкыбызның тарихын өйрәнү, туган телне саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән чаралар уздыру планлаштырыла.

«Сәләтле җәй» ял итү кампаниясенә әзерлекле кадрлар җәлеп ителәчәк. Сәләт бу эшне ел әйләнәсе алып бара. Кадрлар әзерләү максатында «Әйдаманнар мәктәбе», «Башҗитәкләр мәктәбе» һәм «Укытучылар мәктәбе» уздырыла. Аларның эшчәнлегендә 700дән артык кеше катнаша.

Барлык Сәләт аланнарында, проектларында катнашырга теләүче әйдаманнар өчен махсус онлайн һәм офлайн дәресләр оештырылды. Узган елдан башлап, «Башҗитәкләр мәктәбе» кысаларында методистлар өчен уку-укыту программасы уздырылса, быел беренче тапкыр СММ-белгечләр өчен «Медиа мәктәбе» үтте. Аланнар өчен сыйфатлы программа әзерләү көздән үк башланды.