XI Төбәкара «Болгар– Туган Тел» форумы старт алды ← кире кайтырга

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Сәләт» яшьләр үзәге һәм Татарстан Республикасы «Сәләт» Яшьләр иҗтимагый фонды ярдәме белән үткәрелүче XI Төбәкара «Болгар–Туган тел» аланы старт алды!
«Болгар–Туган тел» аланы беренче тапкыр 2014 нче елда оештырылды һәм инде 10 ел дәвамында сәләтле балаларны берләштерә. Болгарда барлыкка килгән алан быел Изге Биләр җирендә 15-21 июнь көннәрендә үткәрелә.
Биредә Татарстан, Башкортостан, Мари Эл, Удмуртия республикалары, Самара, Киров, Ырымбур, Пермь, Мәскәү өлкәләреннән 400 бала катнаша.
Проектның максаты – татар телен өйрәнүгә яшьләрнең игътибарын җәлеп итү. Шуның өчен алан программасы татар телен, мәдәниятен өйрәнүгә, телнең төрле өлкәләрдә гамәли кулланышын арттыруга юнәлтелгән. Ул катнашучыларның һәркайсына татар мәдәниятен үстерүдә үзен җаваплы итеп тоярга мөмкинлек бирүче, бер-берсен тулыландыра торган төрле тематик блокларга бүленгән мәдәни, спорт һәм белем бирү чараларыннан төзелә.
Смена дәвамында сәлкешләр татар теле һәм тарих дәресләре, вокал, бию, театр, кул эшләре буенча остаханәләрдә катнаша. Шулай ук спортпрограммасы каралган: футбол, волейбол, стритбол буенча чемпионатлар, бочче, флорбол буенча джем-сессиялар үткәрелә.
«Болгар–Туган тел» үз алдына куйган төп ике бурычны үтәргә омтыла:
- Яңа мәгълүмати һәм методик эшләнмәләр кулланып, татар телен тирәнтен өйрәнү, татар телле мохит булдыру;
- Татар мәдәнияте традицияләрен кабул итү һәм үзләштерү. Актив позицияле сәләтле шәхес тәрбияләүдә алгарышлы алымнар куллану.
«Болгар–Туган тел» җәйне файдалы һәм онытылмаслык итеп үткәрергә теләүчеләр өчен!