«Сəлəт активы мəктəбе» - идеядән проектка ← кире кайтырга
18 - 21 ноябрь көннәрендә «Йолдызлы» базасында «Сəлəт активы мəктəбе» үткәрелде. Чарада «Сәләт» проектларында актив катнашкан һәм алга таба да үсеш юлын «Сәләт» оешмасы белән бәйләргә планлаштырган урта гомуми белем бирү учереждениеләренең югары сыйныф укучылары, урта һәм югары уку йортлары студентлары катнашты.
«Сəлəт активы мəктəбе» катнашучылары «Сәләт» Клубының яңа уку елындагы эш планы белән генә танышып калмады, ә теләкләре буенча проект командалары төркемнәренә бүленеп, традицион проектларны камилләштерү буенча үз идеяләрен тәкъдим итте, проект уйлап чыгару һəм аны чынга ашыруга багышланган төрле остаханәләрдә булды.
«Сәләт активы мәктәбе» талантлы студентларның инициативаларын ачыклау һәм хуплау, төрле эшчәнлек төрләрендә сәләтләрен һәм мәнфәгатьләрен үстерүне тәэмин итү, ялын һәм аларны сәламәтләндерүне оештыру, Сәләт хәрәкәте кысаларында яшьләрне берләштерү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
Актив мәктәбе һәр уку елы башында тормышка ашырыла, ул инде эшләп килүче «Сәләт» Клубы проектларын башлап җибәрү белән туры килә. Күчмә мәктәп кысаларында җәйге аланнар, форум, фестивальләр, «Сәләт» берләшмәсе тарафыннан оештырылучы проектларга, чараларга катнашучылар туплана. Актив мәктәбе «Сәләт» Клубы кысаларында проектлаштыруда һәм актив эшчәнлек алып баруда кызыксынган студентлар өчен белем бирү характерына ия. Күчмә мәктәпнең нәтиҗәләре буенча иң яхшы проектлар «Сәләт» Клубы кысаларында үз эшчәнлеген башлап җибәрә.
Катнашучылар проект булдыру серләренә төшенеп, белемнәрен тагын да ныгытып, күңелле ял итсә, «Сәләт» традицион проектлары кадрларга баеды һәм яңа идеяләр белән тулыланды.
«Сəлəт активы мəктəбе» инде төгәлләнде, ә катнашучыларның «Сәләт» Клубы проектларындагы эшчәнлеге әле башла гына!