«Сәмрух» кошы канатларын җәя. VII Ел премиясенә гаризалар кабул итә башлыйбыз! кире кайтырга

Расправляем крылья: стартует заявочная кампания премии «Сәмрух»!

Йөрәге Сәләт дулкынында типкән һәркем өчен көтелгән көн: VII «Сәмрух» Eл премиясенә гаризалар кабул итә башлыйбыз!

Премия Татарстан Республикасы «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан Татарстан Республикасы хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә. Оештыруда «Казан сәләтлеләр ачык университеты 2.0» Автоном коммерциячел булмаган оешмасы ярдәм итә. 

Премиянең максаты: Сәләт хәрәкәтендә катнашучы сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне бүләкләү, Сәләт активистларының, партнерларының, Сәләт проектлары авторларының һәм оештыручыларның эшенә бәя бирү.

Ел саен уздырылучы «Сәмрух» премиясе түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

- «Ел директоры» (әлеге номинациядә бары тик «Сәләт 2021» профильле аланнары директорлары гына катнаша ала). 

- «Ел өлкән әйдаманы» (әлеге номинациядә бары тик «Сәләт 2021» профильле аланнарның өлкән әйдаманнары гына катнаша ала).

 - «Ел аланы» (әлеге номинациядә бары тик «Сәләт 2021» профильле аланнары гына катнаша ала). 

- «Ел сәлкеше» (әлеге номинациядә 14 яшьтән алып 18 яшькә кадәр булган, Сәләт хәрәкәтендә активлыгы 2 елдан да ким булмаган сәлкешләр катнаша ала). 

- «Ел әйдаманы» (әлеге номинациянең лауреатлары һәм җиңүчесе Республикакүләм «Әйдаманнар ярышы 2021» бәйгесе нәтиҗәләре нигезендә билгеләнә). 

- «Ел клубы» (әлеге номинациядә Сәләт хәрәкәтендә кимендә бер ел эшчәнлек тәҗрибәсе булган клублар гына катнаша).

 - «Ел кулдашлары» (әлеге номинациядә Сәләтнең 2021 нче елның профильле сменасында кулдаш буларак (бер төркемдә) эшләгәннәр генә катнаша ала).

 - «Сәләт җырлый» (әлеге номинациядә 2020-2021 нче елларда иҗат ителгән авторлык җыры катнаша ала. Җыр түбәндәге коэффициентлар нигезендә бәяләнә: 1,5 — катнашучы җырның сүзләрен һәм көен үзе язган булса, 1 —  катнашучы башка автор көенә үз аранжировкасын ясаган һәм  җыр сүзләрен үзе язган булса).

- «Ел инициативасы» (әлеге номинациядә төбәк «Сәләт» клублары һәм Сәләт активы мәктәбе проект төркемнәре эшчәнлеге кысаларында тормышка ашырылып, уңышка ирешкән проектлар катнаша. Проектны тормышка ашыру вакыты бер айдан да ким түгел, әмма бер елдан артмаска тиеш).

Быел бу исемлеккә яңа номинация өстәлде! Хәзер премиягә «Сәләт» эшчәнлеге кысаларында 1 елдан артык тормышка ашырыла торган проектлар дәгъва кыла ала. 

«Ел проекты» номинациясе – Сәләттә инде елдан артык эшләп килүче проектларга үз эшчәнлекләре белән таныштыру, нәтиҗәләре белән бүлешү өчен менә дигән мөмкинлек! Премия яңа дәрәҗәләргә күтәрелергә, проектны тагын да киңәйтергә, үстерергә ярдәм итәчәк», - ди «Сәмрух» ел премиясе координаторы Алия Мирмиева. 

Премия дүрт этапта уздырыла:

1 нче этап – «Гаризалар кабул итү». Катнашучылар гаризаны расланган форма белән www.selet.biz сайтында тутыралар һәм портфолиоларын оештыру комитетына җибәрәләр. Вакыты – 2021 елның 29 нчы ноябренә кадәр.

2 нче этап – «Катнашучыларны сайлап алу. Читтән торып катнашу этабы». Катнашучыларны портфолио нигезендә сайлап алу. Вакыты – 2021 ел, 1-4 нче декабрь.

3 нче этап – «Катнашучыларны әңгәмә нигезендә сайлап алу». Кандидатлар белән әңгәмәне экспертлар советы уздыра һәм бәя бирә, аның төп максаты – катнашучының эшчәнлеге турында тулырак мәгьлүмат алу. Вакыты – 2021 елның 7 нче декабреннән - 2022 елның 20 нче гыйнварына кадәр.

4 нче этап – «Тантаналы рәвештә премияне тапшыру». 2022 ел, февраль – лауреатларны һәм премиянең җиңүчеләрен бүләкләү. Тантананы үткәрү датасы һәм вакыты  оештыру комитеты тарафыннан өстәмә рәвештә хәбәр ителә.

Гаризаларыгызны көтеп калабыз! Нигезләмә белән МОНДА таныша аласыз.