Фән – киләчәкне төзүче корал ул! кире кайтырга

Наука – это инструмент, который строит будущее!

М. И. Мəхмүтов исемендəге «Фəнсар» мəктəбенең Х Республикакүлəм фəнни-гамəли конференциясе фән юнәлешендә кызыксынучылардан гаризалар кабул итә башлый!

Конференциядə Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала.

Конференция түбәндәге юнәлешләрдә  уздырыла: 

1. Галәм, Җир шары һәм табигатькә караган фәннәр (физика, химия, биология, экология)

2. Кеше һәм җәмгыять турындагы фәннәр (икътисад, социология, педагогика,  психология, татар теле, татар әдәбияты, тарих)                               

3. Тасвирлау,  модельләштерү фәннәре  һәм гамәли фәннәр (семиотика, математика, информатика). 

Конференция ике этаптан тора:

 I этап (читтән торып катнашу): конкурста катнашкан фәнни эшләрнең Оештыру комитеты тарафыннан барлык кагыйдәләр нигезендә эшләнгәнлеге тикшерелә, шуннан соң фәнни эшләр экспертлар советына җибәрелә. I этапта экспертлар советы тарафыннан иң яхшы эшләр сайлап алына. Катнашучыга 3 көннән дә калмый электрон почта аша яки башка юл белән Конференциянең икенче этабына чакыру җибәрелә.

II этап: Конференциянең II этабында сайлап алынган иң яхшы фәнни эшләр Конференциянең эспертлар составы каршында эшне тәкъдим итү этабында катнаша. 

30 апрель көнне Сәләт йортында (Казан шәһәре, Островский ур., 23 нче йорт) конференциянең җиңүчеләре билгеләнәчәк һәм дипломнар, истәлекле призлар белән бүләкләнәчәк.

Үз проектыңны тәкъдим ит, фикердәшләреңне тап һәм җиңүче бул!

Гариза җибәрергә

Конференциянең Нигезләмәсе