Камилә Гыйбадуллина: «Аланыма, Сәләтемә, татар телемә мәхәббәт мине алга барырга өндәде!» ← кире кайтырга

19 февраль көнне Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта һәр сәләтле дулкынланып көтә, әзерләнә торган грандиоз чара – Х «Сәмрух» ел премиясен тапшыру тантанасы узды. Сәхнәдән үз исемен ишетүче финалистның хис-кичерешләре, җиңүнең уңыш формуласы хакында Х «Сәмрух» ел премиясенең «Ел сәлкеше» номинациясе җиңүчесе, Саба» аланы сәлкеше Камилә Гыйбадуллина белән сөйләштек.
— Сәләт дөньясына яңа гына кушылганнарга Сәләтнең нәрсә икәнен ничек аңлатыр идең?
Сәләт — ул күпкырлы шәхесләрдән торган тасмаларның тоташкан бер ноктасы. Биредә син үзеңнең шәхси уңышларыңны арттырып, сәләтеңне бөтенләй башка яктан ачып җибәрә аласын. Сәләттә һәркем бер-беренә дус, терәк, ышаныч.
— Син үзең Сәләт дөньясына кайчан кушылдың? Ул мизгелләрне хәтерлисеңме?
Сәләткә мин 5 ел элек, 2020 нче елда, тәүге адымымны ясадым. «Сәләт-Саба» аланында үткәргән 18 көнемне әле дә хәтерлим: һәр кичке чара, Биләрдәге сөрәннәр, алан презентацияләре, хәтта төнлә янган беседка утлары – барысы да мине сокландыра, гаҗәпләндерә иде.
— «Сәмрух» ел премиясе синдә нинди тәэсирләр калдырды?
Дөресен генә әйткәндә, әле дә ышанып бетә алмыйм. Меңнәрчә сәлкешләр арасында «Ел сәлкеше» булу — бу башка сыймаслык фикер. Бик сөендем, әлбәттә, 4 тапкыр катнашып, хыялыма әверелгән Сәмрух кошы иде бит ул. Дусларым да һәрчакта янәшәдә булу миңа нык булышты, бу мизгелне тагын да ләззәтлерәк итте.
— «Ел сәлкеше»ндә сезнең аланнан барлыгы 6 сәлкеш катнашты, үзеңнекеләр белән ярышу авыр булмадымы?
Әлбәттә, дуслар белән ярышу бик кыен. Тик безнең очракта бергә булуыбыз безне ныгытты гына: бер-беребезнең чыгышларында катнаштык, ярдәм иттек, нык таяныч булырга тырыштык. Үзебез күп булгач, җанатарлар да байтак иде, таныш йөзләр сиңа елмаеп, күзләре янып карап торганда, диварлар да булыша башлый, диләр.
— Конкурста иң истә калган мизгел синең өчен нәрсә булды?
Финал этабында барлык аланыбыз белән бергә кочаклашып, бүләкләр бирешү, теләкләр, матур сүзләр әйтешү мизгелләре һаман күңелемне җылытып тора. Иң истә калган мизгел нәкъ шулдыр.
— Синеңчә, җиңү китерергә ярдәм иткән төп факторлар синең өчен нәрсә булды?
Якыннарымның, бигрәк тә берничә аерым кешенең миңа үземнән дә көчлерәк ышануы, хыялны чынга ашыру теләге, аланыма, Сәләтемә, татар телемә мәхәббәт мине алга барырга өндәде, ышаныч һәм көч өстәп торды.
— Ел сәлкеше нинди булырга тиеш – синнән киңәшләр?
Үз телен, кече туган җирен яратырга; дөньяны яхшы якка үзгәртергә теләргә; каршылыклардан курыкмаска, уңышсызлыклар килеп чыккан очракта кабаттан тырышып карарга; Сәләтне үстерү өстендә эшләргә. Шул очракта гына, зур уңышларга ирешеп була, минемчә.